Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев-Путин: «яхшы һәм яман абзыйлар» уены


Путин президент чагында уенның кирәге юк иде
Путин президент чагында уенның кирәге юк иде

Узган атнада Медведев Көнбатыш белән «авышкан коймаларны» төзәтте. Путин киресен эшләде. Бу нәрсә - тышкы сәясәт өчен көрәшме, Кремльнең яңа уенымы?

Пәнҗешәмбедә беренче Европа сәфәре белән Германиягә килгәч, Дмитрий Медведев НАТОның тагы да киңәюе Мәскәүнең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләренә зыян китерәчәк, дип кисәтте.

Берлинда тышкы бәйләнешләр шурасында ясаган чыгышында Медведев Салкын сугыш чорындагы Һельсинки килешүе рәвешендә Европаның яңа иминлек килешүен төзергә чакырды.

Шимбә көнне Петербурда икътисади форумда чыгыш ясап, дөньядагы финанс кризисы өчен Кушма Штатларны гаепләде.

Бу белдерүләр Кремльнең соңгы еллардагы әүзем тышкы сәясәтенең дәвамы булып тора. Шулай да, аерма бар. Медведев Путиннан йомшаграк сөйләргә тырыша.

Медведев йомшаграк сөйли

“Салкын сугышның тәмамлануы Европа цивилизациясенең өч тармагы булган Русия, Европа Берлеге һәм Төньяк Америка арасында тигез хезмәттәшлеккә шартлар тудырды. Иманым камил, - диде Медведев Берлинда, - Атлантизм бердән-бер принцип буларак инде искерде. Хәзер без Ванкувердан алып Владивостокка кадәр Евро-Атлантик бердәмлек турында сүз йөртергә тиеш. ”

НАТОны башка иминлек берләшмәсе белән алыштыру фикерен хуплаучылар әле күп булмас. Шулай да, фикернең яңгыравы игътибарга лаек.

Медведев сөйләү рәвеше белән “уртак Европа йорты” турында сөйләргә яраткан элекке совет җитәкчесе Михаил Горбачевны хәтерләтсә, Путин еш кына Салкын сугыш чорына хас тезмәләр куллана. Мисал өчен, Франциягә соңгы сәфәре вакытында ул Кушма Штатларны «куркыныч албасты» кебек кылануда гаепләде.

Тышкы сәясәттә үзгәрешләр

Русиянең АКШтагы илчесе, каты куллы дипломат саналган Юрий Ушаковның хөкүмәт аппаратына кайтарылуын күзәтүчеләр Путинның тышкы сәясәтне үз кулына алуы дип бәяләде.

Вашингтондагы Дөнья иминлеге институтында Русия һәм Евразия бүлеге мөдире Николай Злобин сүзләренчә, Путин тышкы сәясәтне үз кулыннан ычкындырырга теләми.

“Русиянең тышкы сәясәт идарәсендә үзгәрешләр башкарыла. - ди Злобин. – Ушаковның Мәскәүгә кайтарылуы тышкы сәясәтнең кайбер өлешеләренең хөкүмәткә күчерелүен аңлата.”

Шул ук вакытта, Медведев президент буларак, һичьюгы кәгазьдә, тышкы сәясәт өчен җаваплы булып кала. Күзәтүчеләр, бу нәрсә – көндәшлекме, әллә килешенеп башкарылган уенмы, дип баш вата.

Алдан килешенгән уен

Вашингтондагы Никсон үзәгендә Русия белгече Николас Гвоздев фикеренчә, Путин белән Медведев бу уенны килешеп башкара.

“Минемчә, бу – «яхшы һәм яман абзый» уены, - ди Гвоздев. – Бер үк вакытта бу тышкы сәясәтне бүлешү тырышлыгы. Янәсе, Медведев, «яхшы абзый» буларак, килешүләр имзалый, хезмәттәшлек, акча эшләү турында сөйләшә. Ә Путин, «яман абзый» буларак килә дә, ә хәзер әйдәгез атом иминлеге турында сөйләшәбез, ди.”

Германиягә сәфәре вакытында Медведев «яхшы абзй» булып уйнады: сәүдә һәм икътисади бәйләнешләр, Русиянең Европа Берлеге белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Путин хуҗа булып кала

Медведевның югары дәрәҗәсенә карамастан, белгечләр фикеренчә, Русиядә күп нәрсә өчен, шул исәптән, тышкы сәясәт өчен дә, әле дә Путин җавап бирә.

«Русия глобаль сәясәттә» журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов сүзләренчә, Көнбатыш әле дә Путинны «хуҗа» дип саный.

“Франция сәфәре шуны күрсәтте, Көнбатыш әле карашын үзгәртмәгән, - ди Лукьянов. – Франция Путинны хөкүмәт кенә түгел, ә дәүләт башлыгы дәрәҗәсендә кабул итте.”

Путин үзе дә шул дәрәҗәдә булырга тырышты. «Ле Монд» гәзитенә биргән әңгәмәсендә ул НАТОның киңәюен, Көнбатышның Иран сәясәтен тәнкыйтьләде. Матбугат очрашуында, кеше хокуклары турындагы сорауга, андый проблемнар һәр илдә бар, дип Франция төрмәләрен телгә алды.

Көндәшлек көчәергә мөмкин

Русия белгече Николас Гвоздев сүзләренчә, Путин-Медведев мөнәсәбәрләрендә «көндәшлек чаткылары» булса да, әлегә алар сизелми диярлек.

Путин премьер булгач хөкүмәтнең куәтен арттырды. Президиум дип аталган яңа буын булдырды, анда җиде вице-премьер һәм җиде министр керә, шул исәптән, туры Медведевка буйсынган өч министр.

Гвоздев сүзләренчә, бу яңа супер хөкүмәт ике башлы патшаны хәтерләтә. Бар карарларны да Путин белән Медведев, йә аларның кешеләре кабул итә.

Әлегә бу ике башлы систем эшли, чөнки алар күпчелек мәсьәләдә бер карашта тора. Ләкин, белгеч фикеренчә, киләчәктә алар арасында көндәшлек көчәергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG