Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски Сабантуйларга әзерләнә


Ямьле җәй айлары җиткәч Татарстанда гына түгел соңгы елларда татарлар тупланып яшәгән күп төбәкләрдә Сабантуйлар үткәрелеп килә.

Омски ягында да милли бәйрәмебез елдан-ел күләмлерәк үтә. Башка елларда ул асылда авылларда үткәрелгән булса, быел өлкәнең өч районында район күләмендә булачак: 14 июньдә Колосовкада, 21- ендә Большеречьеда, 28 июнь көнне Тара шәһәрендә. 28 июнь көнне Сабантуй Омски шәһәрендә дә үткәреләчәк. Аннан тыш Сабантуй өлкәнең кайбер татар авылларында: Усть-Ишем районының биш, Тевриз районының ике һәм Муромцево районының бер авылында оештырылачак.

Сабантуйларга әзерлек эшләре яз җитү белән үк башланган иде. Инде бәйрәмнең сметалары булдырылды, рәсми даирәләрдә расланды, төрле хезмәт күрсәтү органнары белән килешүләр төзелде, кунаклар чакырылды. Күптөрле әзерлек эшләре бүгенге көндә дә алып барыла.

Быелгы бәйрәмнәрне оештыруның бер үзенчәлеге дә бар – өлкә үзәгендә үтәчәк Сабантуйдан башка кайбер авылларның Сабантуйларын да узган ел барлыкка килгән “Татарстан - Омски” партнерлык оешмасы өлешчә финансларга ниятли. Моның өчен бәйрәмнең фонды булдырылды һәм бүгенге көндә дә акча җыю бара.

Билгеле ки, акча эше четерекле була, биредә дә аңлашылмаучылыклар килеп чыгып тора. Мәсәлән, май башында узган бәйрәм вакытында әлеге партнерлык оешмасы сәхнәдән Колосовка районыны Сабантуеның чыгымнарын тулысынча финансларга вәгъдә иткән иде. Моны ишеткән район җитәкчелеге Сабантуй чыгымнарын хәтта планыннан сызып ташлады. Әмма, вакыт үтү белән, партнерлык оешмасының планнары үзгәрде һәм вәгъдә ителгән сумманың яртысы гына биреләчәге мәгълүм булды. Аптырашта калган Колосовка Сабантуеның оештыру комитеты хәзер бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган акчаны каян табарга да белми.

Омски шәһәр Сабантуеның оештыру эшләре белән быел өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте шөгыльләнә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел бу оешманың җитәкчесе алышынды. Мөхтәриятнең элеккеге рәисе Хәким Садыйков, җыелыш-сайлаулар үткәреп тормыйча гына, “руль”не эшмәкәр Рафаил Забиров кулына тапшырды. Хәзер өлкә мөхтәриятенең эшчәнлеген җайга салу өстендә эш бара: устав яңартылды, кординация шурасы төзелде, шурага кайбер вазифалы кешеләр җәлеп ителде, эш планнары төзелде һәм башка оештыру эшләре башланды. Алдан әйткәнебезчә, шәһәр Сабантуен оештыруны да мөхтәрият үз өстенә алды.

Сабантуйның матди чыгымнары “Татарстан - Омски” партнерлык оешмасы фондыннан тотылачак. Дөрес, бәйрәмгә кадәр 20 көннән дә аз вакыт калса да, сметада каралган сумма әле җыелып бетмәгән. Шәһәр Сабантуеның тагын бер проблемасы бар – бәйрәм буласы көне, ягъни 28 июньдә, өлкәдә тагын берничә күләмле мәдәни чара булачак: Омскида һәм Ново-Варшавка районында “Чиктәш территорияләр мәдәнияте”, Колосовкада “Җырлы кыр” фестивальләре, ә Тара шәһәрендә район Сабантуе булачак. Бу чараларда өлкәдә эшләүче татар үзешчән сәнгать коллективларының күпчелеге катнашачак. Шул сәбәпле, аларның Омски Сабантуенда катнаша алулары сорау астында. Мөхтәрият җитәкчелеге, концерт программасын тулыландыру өчен, БТК башкарма комитеты билгеләгән Казан һәм Мәскәү артистларыннан тыш, башкаларны да чакырырга ниятли.
XS
SM
MD
LG