Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Норвегия арктик чикләре мәсьәләсен сөйләшә


Осло - Арктик котыбындагы Баренц диңгезе чик буйлары мәсьәләсендә аңлашу өмете белән Норвегия белән Русия арасында ике көнлек сөйләшүләр бүген башланды. Дистә елдан бирле ике ил арасында бүлешә алмаган диңгездә сыек энергия чыганагы булган хидро-карбон байлыгы бар дип исәпләнә. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Норвегияле хезмәттәше Йоныс Гаар Штөр белән бүген Норвегиянең Киркәнес шәһәрендә очрашты. Иртәгә исә, ике министр конферанцияне дәвам иттерү өчен Русиянең Мурмарск шәһәренә барачак.
XS
SM
MD
LG