Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы теркәлде


Башкортстан татарлары конгрессы рәсми теркәлүгә иреште.

Узган ел корылтай үткәргәннән соң оешма теркәү идарәсенә документларын тапшырган иде. Ниһаять, ярты ел дигәндә, ул рәсми теркәлде. Шул ук вакытта оешманың тагын бер проблемасы артты - аны утырган бүлмәсеннән куалар. Милек министрлыгы оешма утырган бина урынына башкала читендәге Сипайлово бистәсендә урын бирелүен белдерде. Оешма җитәкчеләре моны җәмәгатьчелек оешмага килмәсен өчен махсус читләтү дип исәпли. Әлеге мәсьәлә буенча президент хакимиятенә махсус хат күндерелде.
XS
SM
MD
LG