Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Путины китәргә тиеш


Төркиянең сәяси киләчәге юл чатында тора

Американ инициатива институты әгъзасы, Якын Көнчыгыш эксперты һәм АКШ хөкүмәте киңәшчеләреннән Мишел Рубинның 6 июньдә “The Wall Street Journal” газетасында чыккан мәкаләсе “Төркиянең Путины китәргә тиеш” дип атала. Шул ук мәкалә 9 июньдә радикал газетасында “Ердоганның Путиннан аермасы юк” дип төрекчә басылып чыкты. Мәкаләнең оригиналында рубриканың астында калын хәрефләр белән “Ердоган Путин булырга тели торгандыр, ләкин ул шушы амбитцияләре өчен ни АКШ, ни Авропаның яклавына ирешмәскә тиеш”, дип язылган.

Мишел Рубин төрек генерал штабының Истанбулдагы хәрби академисендә үткәрелгән халыкара Якын Көнчыгыш симпозиумында катнашканнан соң бу мәкаләне язып диккатне җәлеп итте. Бәлки дә беренче мәртәбә күренекле бер американ белгече премьер Ердоганга каршы бер фикер әйткән булды. Ул мәкаләсендә мондый фикерләр яза: “Ердоган үзенә яраклы булганда демократия фикеренә юбышса да, хәзер аңа аркасы белән әйләнде. Мәхкәмәләр хөкүмәткә каршы карар биргәндә аларны үтәүдән баш тарта. Матбугатны Кремль кебек әһәмиятсез дип күрә. Икенче зур матбугат органы “Sabah” газетасы белән АТВ телевидение ширкәтен үз контроле астына алды. Ердоганның кабинет әгъзалары өстеннән 30 коррупция гәепләве мәхкәмәләрдә тикшерелә. Ердоган Ислам белән көнбатыш арасындагы упкынны тарайту бер якта торсын, киресенчә анти Амеркиан һәм анти семитик яла ягуларны яклап, бу упкынның арасын тагын да ачты. АКШ белән Авропада юстиция демократияләрне саклаган бер инструмент. Төркиядә дә моның шулай булуы төрек демократиясенең өлгергәнлеген күрсәтә”.

5 июндә конституция мәхкәмәсе университетларда хатын-кыз студентларга баш яулыгы белән керү иреген биргән ике конституция маддәсен көчтән чыгаргач, Төркиядә кабат зур ызгышлар чыкты. АК партиялеләр конституция мәхкәмәсенә хөҗүм итә башладылар. АК партиянең парламенттагы юстиция комиссиясе җитәкчесе Имая бу атна башында яңа бер тәкъдим кертеп күп кешене шаккатырды. Ул констуция мәхкәмәсе алган карарларны парламентта тавышка куеп, кирәккәндә 5 ед мөддәт белән туңдыру хокукы биргән бер конституция маддәсе әзерләргә чакырды.

Инде күпчелек телевидение каналларының хәбәр програмаларында һәр көн саен диярлек премьер шуны әйтте, оппозицион партия лидерлары моны әйтте дигән аларның бер-берләрен гәепләгән белдерүләре урын ала. Еш ул дәрәҗәгә җитте ки, хокук буенча белем алмаганнар да үзенә күрә фикерләр әйтә. Мәҗлес рәисе Топтан кризистан котылу өчен Русиядә булганы кебек ике мәҗлес булдыру формуласын тәкъдим итте.

Барлык бу ызгыш талашларның артында конституция мәхкәмәсенең АК партияне илдәге лаек системаны бозуда гәепле табып ябу һәм 70 әгъзасын сәясәттән тыю буенча карар чыгару ихтималы ята. Табигый АК партия ябылгач, аның экономик өлкәдәге кода-кодагыйлык, үз тарафдарларын канунсыз рәвештә баету, коррупция кебек төрле активлыкларының да фаш ителү ихтималы бар.

Сәяси көчкә бәйле экономик көчне югалту ихтималлыгы да АК партияне борчый булса кирәк. Аеруча мәхкәмә процессы әле бетмәсә дә, АК партиянең үз эчендә бүленү, кайбер депутатларның башка партиягә күчү ихтималлыгы да премьер борчый. Ул хаксыз да түгел. Чөнки Алевиләрнең, ягъни сөнни булмаган шыгыйләргә якын торган төркемнең вәкилләреннән депутат Реха Чамуроглу партиядән аерылды дигән хәбәрләр чыкты. Шуның өчен дә булса кирәк, премьер Ердоган парламентны җәйге ялга җибәрмәскә булды. Шулай итеп, үз депутатларын контроль астында тотмакчы була.
XS
SM
MD
LG