Accessibility links

Кайнар хәбәр

12 июнь – Сембер һәм Мәләкәс юбилее да


Рәсми рәвештә Сембергә 1648 елда воевода Богдан Хитрово нигез салган, ә өлкәнең икенче зур шәһәре Мәләкәскә - 1698 елда нигез салынган, имеш.

Быелгы юбилей бәйрәмнәренә карасаң, бу ике шәһәргә булачак Русиянең булачак Русия көнендә – нәкъ 12 июньдә нигез салынган булып чыга.

Беренче мәртәбә Сембер юбилее 1988 елда шаулап-гөрләп май аенда бәйрәм ителгән иде. Татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы аркасында, моның ялган икәнлеген төрле җыеннарда гына түгел – җирле демократик матбугатта да исбат ителүенә карамастан.
Чынлап та, нигә соң нигез салучы урыс кешесе Богдан Хитрово үзе нигез салган шәһәргә урысча исем таба алмаган? Аның өстәвенә, яңа салына башлаган шәһәрнең үзәге нәкъ 14 гасыргы мөселман зираты өстендә булуын да искә алу юк. 1960 еллар ахырында, Ленинның тууына 100 ел тулуга багышлап, Ленин Мемориаль комплексын төзегәндә, куәтле МАЗ, КрАЗларның кеше сөякләрен чүплеккә ташулары да онытылган. Шулай ук соңгы археологик казылмалар нәтиҗәсендә 1648 елга кадәр бизәкле чынаяк кафель белән каплап төзелгән мичләр табылып та, аннан соң мондый мичләрнең төзелмәвенә археолог Вискалинның аптыравы, аңа җавап итеп “Симбирский курьер” газетасында басылып чыккан “Аптырама, Вискалин әфәнде, ул мичләрне урыс түгел, җирле татар төзегән, ә яулап алу нәтиҗәсендә алар я кырылып беткән, я качып киткәннәр”, дигән язма да искә алынмый.

Ә менә Ульяновскига элекке исемен кайтару буенча шәһәр мэры Сергей Ермаков нияте зур тавыш чыгарды. 1 май һәм Җиңү бәйрәмнәрендәге КПРФ митинглары моның өчен Ермаковны урыныннан куу тырышлыгы башларга да карар кылган иде. Моңа кадәр гамәл күренмәде, шулай да 11 июньдә мэрия каршында коммунистлар шушы таләп белән пикет оештырдылар. КПРФ хәрби заводлар эшчеләрен дә бу чарага җәлеп итә алган. Ләкин шул ук вакытта Симбирск исемен кайтару яклылар да үз пикетларын оештырганнар булып чыкты. Пикетчыларның күпчелеге праваслау динен тотучылар иде. Нигәдер, аларның шигарьләре арасында “Мусульмане - за Симбирск” дигәне дә бар иде. Аны тотып торучылар мөселман булмасалар да.

Мәләкәскә килсәк, аның урыс килгәнче үк гөрләп яшәгәнен Русский Мелекес дигән авылның бүген дә исән-имин булуы исбатлый. Бу авыл “русский” булгач, димәк, бүгенге Мәләкәс шәһәре “нерусский” булган, ләбаса. Шулай итеп, 1698 елда салынган Мәләкәс шәһәренең 610 еллыгын бәйрәм итү сәбәпләре дә сабын куыгыдай гына килеп чыга.

Дөрес, борынгы Мәләкәс шәһәре бүген Димитровград дип атала. Болгария коммунисты Георгий Димитровның бу кала белән бернинди мөнәсәбәте булмаса да. Шулай да халык телендә Мәләкәс сүзе кулланыла. Һәм өлкәнең Праваслау дине башлыгы Прокл да үзен “Архиепископ Симбирский и Мелекесский” дип атый. Рәсми документларда гына – Димитровград. Бәйрәмнең үзенә килсәк, Сембер каласында аңа багышланган чараларның исәбе-хисабы юк.

11 июньдә өлкәнең иң зур залы – Ленин Мемориаль үзәгендә Тантаналы җыелыш һәм “Гүзәл Сембер, мәңге яшә!” дигән зур концерт булды. 12 июньдә, план буенча, иртәнге 8 сәгатьтә үк барлык диннәр храмнарында да тантаналы гомум молебен каралган. Шул исәптә, мәчетләрдә дә. Ләкин мөфти Фатыйх хәзрәт Алиуллов әйтүенчә, мәчетләрдә иртәнге тантаналы намаз булмаган. Артабан бихисап чаралар башланды. План буенча Ленинның 100 еллыгы мәйданында 8 зур чара каралган. Ленин мәйданында – 5. Халыклар дуслыгы исемендәге паркта – хәтта 21 төрле чара.

Аларга тагын Сембер каласының Ярбуе – Прибрежный паркында Иделаръягы районы татарлары оештырган Сабантуй өстәлде. ә Тимерьюл районындагы Винновка паркында – чуашларның Акатуе. Бәйрәмнәр 12-июнь белән генә чикләнмәячәк. 13ендә тагын 11 төрле чара каралган. 14ендә – 3. Тантаналарга 15 июньдә праваслауларның Троица бәйрәме нокта куячак. Көндез Ленинның 100 еллыгы мәйданында 5 сәгать буе Архиепископ Прокл хуҗа булачак. ә аннан соң шәһәрнең барча паркларында “Троиицкие гуляния” каралган. Гуляниеләрнең “Троицкийлык” үзенчәлекләре гадилардан нәрсә белән аерылуы турындагы сорауга җавап бирүче табылмаса да.
XS
SM
MD
LG