“Transorientale” узышынының беренче өлешендә ”КАМАЗ-Мастер” машиналары беренче унлыкта бара. Бу ярыш пәнҗешәмбе көнне Питербурдан башланып китте. 10 мең километрдан да озынрак арада барган узышлар 28 июльдә Пекинда тәмамланырга тиеш. Ярышта Фирдәүс Кабиров, Владимир Чагин һәм Илгизәр Мәрдиев экипажлары катнаша. Барлыгы анда 29 төркем катнаша.
“Transorientale” ярышы булмый калган “Дакар-2008” урынына оештырылган иде. Узышлар юлы Петербур-Астана-Пекин аша үтәчәк. 14-15 июньдә ярышта катнашучы машиналар Татарстан аша узарга тиеш.