Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Төркия эшмәкәренә мәхкәмә эшен оттырды


Уңнан беренче Эртюрк Дегер
Уңнан беренче Эртюрк Дегер

Татарстан Төркиянең эшкуары Эртюрк Дегерегә мәхкәмәдә оттырды. Татарстан Дегерене 1996 елда бирелгән нефть өчен 23 миллион доллар түләмәде дип гаепләгән иде.

Заманында, 90 еллар башында Эртюрк Дегер Татарстан белән Төркия арасында икътисадый элемтәләр урнаштыра башлаган эшмәкәрләрнең берсе булып таныла. Ул вакытта аның республикадан Төркиягә нефть импортлау вакәләтләре зурдан булган. Бу эшләр белән шөгыльләнер өчен Төркиядә “Татурос” дигән ширкәт тә ачыла. Бу ширкәтнең 60% акцияләре Татарстан, 40% "Degere Enterprises" ширкәтенеке була. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда чыгарылган 3 миллион тонна нефтьнең бер миллионы “Татурос” аша сатылган.
1996 ел маенда "Татурос" ширкәте аша Эртюрк Дегерның Швейцариядәге "Sima Handel" ширкәтенә 23 миллион доллар бәяләнгән 350 тонна нефть җибәрү мәгълүм. Алар өчен Татарстан ширкәтенә түләнмәгән. Төрек эшмәкәре белән Татарстан арасында 11 ел барган каршылыкның асылында шул ята.
Бу бурычны өлешләп кайтаруны сорап, төрек эшмәкәре республика башлыгы Миңтимер Шәймиев белән дә очраша. Биредә ул президенттан бурычны 5 ел эчендә кичектереп түләүне сорый. Моның өчен Дегер үзе яңа төзи торган су портының 30% акциясен Татарстанга тапшырырга әзер иде. Республика җитәкчелеге моның белән килешми һәм эшмәкәргә 2 көн өчендә 10 миллион долларны түләп, калганын кичектереп түләүне рөхсәт итә. Әмма эшмәкәр бу шартларны үтәми. Шуннан соң ике як арасында озак вакытка сузылган мәхкәмә эшләре дәвам итә.
Шушы көннәрдә, “Коммерсант” газетасында чыккан мәгълүматларга караганда, 11 ел дәвам иткән бу эшкә нокта куелган. Истанбулның коммерция мәхкәмәсе Татарстанның мөрәҗәгатен канәгатьләндермичә, эшмәкәр Эртюрк Дегерны гаепсез дип тапкан.
Татурос ширкәте яклаучысы белдергәнчә, башта Татарстан җитәкчелеге бу акчаларны "Sima Handel" ширкәтеннән алырга ниятләгән. Әмма 1997 елда бу ширкәт банкротлыкка чыккан дип игълан ителгән. Эртюрк Дегерның республика массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә, бу акчаларының үз бурычы дими, ә "Татурос" ширкәтенең бурычы, ди. Аның фикеренчә, биредә эчке хезмәт хакына акча күп тотылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Казанда ул 5 мең доллар булган.
Аның каравы, акчаны кайтарырга теләгән Татарстан ягы, хәзер үзе эшмәкәр Эртюрк Дегерега миллион ярым бурычлы булып калган. Моны Истанбул мәхкәмәсе мәхкәмә эшләренә киткән чыгымнар дип бәяли. 11 ел буе барган мәхкәмә эшен Татарстан җитәкчелеге тагын да дәвам иттерәчәкме, монысы әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG