Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балетта биергә кызлар гына калмасмы?


Гүзәлия Фәтхетдинова
Гүзәлия Фәтхетдинова

Казан бию мәктәбенең иҗат концерты 15 еллыкка багышлана. Русия балеты яшүсмер егетләргә кытлык кичерә.

Гүзәлия Фәтхетдинованың хыялы “Шүрәле” балетында Сөембикәне бию. Ул бию мәктәбен яңа гына бетерде. Казанда опера һәм балет театрында калырга уйлаган. “Бер ел монда эшлим дә, аннары карармын. Гастрольлләргә дә барам. Бөтенесен күреп, татып карарга кирәк”, ди яңа гына чыгарылыш имтиханы тоткан һәм Русиянең башка күренекле театрларында эш урыны тапкан 9 кызның берсе Гүзәлия. Алар сыйныфында егетләр дә булган булуын. Әмма, Гүзәлия әйтүенчә, укытучылар булмау сәбәпле, егетләрне бер сыйныф түбән төшергәннәр. Алар киләсе елга бетерәчәк.
Татьяна Шахнина
Русия балеты яшүсмер егетләргә кытлык кичерә. “Бу Казанныкы гына түгел, Мәскәү һәм Петербурның да иң авырткан җире. Петербурда малайларны кабул итү декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Бу проблема быел тагын да кискенләште. Чөнки хәрби хезмәткә бармау бронен бетерделәр. Ә авыр сугыш барган 41 елда да талантлы яшьләрне алмаганнар”, ди Казан бию мәктәбе мөдире Татьяна Шахнина.
Аның әйтүенчә, 8 ел буе бию сәнгатенә өйрәнгәнгәннәр, хәрби хезмәткә барып солдат тормышының физик һәм рухый авырлыгыннан соң кире балетка килмәячәк. Бронь булмау, бию мәктәбенә укырга керергә теләгәннәргә тиз барып ирешә. Шулай булгач, бу хәл биючеләрне генә түгел, ә укырга теләге булганнарның да санын кискен киметәчәк.
Әлеге проблема Русиядәге бөтен бию мәктәпләренең җитәкчеләрен дә борчуга салган. Алар Русия президенты исеменә үтенеч тә юллаган. Әмма, бүгенге көнгә кадәр җавап күренми.
Казан бию мәктәбен киләсе елга бетерергә җыенучылар арасында Динар Гатин да бар. Улларының биюгә хирыслыгын тоеп, аны сәхнәдә күрергә теләгән әти-әнисе моннан 7 ел элек, Динарны бию мәктәбенә йөртү мөмкинлеге булсын дип, Самардан Казанга күчкән.
Хәрби хезмәткә бармау бетерелүгә Динарның үз карашы. “Бии торган гаскәрләр бар бит. Анда балет түгел инде, әлбәттә, халык биюләрен бии Әмма, бик нык тырышкан вакытта балет биючесенең гәүдә мөмкинлекләрен саклап калырга була”, ди Динар Гатин. Әмма, хәрби хезмәткә бару-бармауны һәркем үзе хәл итергә тиеш, дип тә өстәде ул.
Нүрбәк Батулла Казан бию мәктәбен узган ел тәмамлады. Бүгенге көндә ул Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 16 июнь көнне ул театрда түгел, ә хәрби комиссариатта иде.
Нүрбәк Батулла
“Безне мәдәният министрлыгы, театр яклап калырга тырыша. Әлегә кадәр алып китәбез дип борчыганнары юк. Хәрби комиссариатка чакырып медицина күзәтүе белән генә чикләнеп калалар. Менә бу минутларда да бер дустым белән шунда”, ди Нүрбәк Батулла.
Узган ел Казан бию мәктәбен 5 егет бетергән иде. Икәү Казанда калды. 2 егет Йошкар-Олада бии. Берәү Петербурда. “Шәхси мөнәсәбәтләр аркасында гына аларны да борчымыйлар. Военкоматлар белән Мари Илендә үз театры, Петербурда үзенеке сөйләшә инде”, ди Нурбәк Батулла.
Хәрби хезмәткә чакыруга үзгәрешләр кергәнгә дә күптән түгел. Театрлар, мәдәният министрлыклары белән хәрби комиссариатлар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр генә булу, киләчәктә талантлы егетләр балет башмакларын кирза итеккә алыштырмас дип беркем дә әйтә алмый.
Хәрби хезмәт дигәннән, 16 июнь көнне, 2007 елда хәрби хезмәткә чакыруны башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак оештырган өчен Русия саклану министрлыгының күчмә вымпелы Татарстанга тапшырылды.
XS
SM
MD
LG