Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Әфганстан белән Пакыстанны сугышчыларга каршы берләшергә чакыра


АКШ президенты Буш Әфганстан белән Пакыстанны үзара чикләрендәге сугышчыларга каршы чаралар турында диалогны көчәйтергә чакырды.

Лондонда Браун белән очрашудан соң Буштан Әфган президенты Хәмит Карзаиның Талибан сугышчыларына каршы Пакыстанга гаскәр җибәрү белән янавы турында фикерен сорадылар.

Буш АКШ бу төбәктәге вәзгыятне тынычландыруда ярдам итә ала диде.

Кичә Карзаи Әфганстанның үз-үзен саклау өчен чик аша Талибанга каршы һөҗүмнәр оештырырга хакы бар диде.

Бүген Пакыстан Әфганстан илчесен чакыртып ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG