Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уяндыкта дуслык Сабантуе


Уяндыкта дуслык Сабантуе
Уяндыкта дуслык Сабантуе

Башкортстанда, Илештә Сабантуе бәйрәмнәре быел бик матур итеп үткәрелде. Бәйрәм Кызыл яр, Яңа Аю, Уяндык авылларында аеруча матур үтте.

Татарстанда,Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үтүче Сабантуйларыннан даими рәвештә хәбәрләр килеп тора, кадерле тыңлаучылар. Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы төзегән график буенча татарлар яшәгән төбәкләрдәге Сабантуйларына Казаннан артистлар, рәсми кунаклар бара. Сабантуйга җыелучыларга Татарстан Президентының махсус әзерләнгән тәбрик хаты һәр кайда игълан ителә, Казан бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырырла. Ни гаҗәп, миллионнан артык татар һәм шул кадәр үк башкорт яшәгән Башкортостан Республикасында үтүче Сабантуйлар турында андый хәбәрләр килми. Әстерханда, Саранскида, Чиләбедә, Ивановода, Мәскәүдә, Владивостокта Сабантуйларның гөрләп үтүе бөтен халык алдында булса, Башкортостандагы җыеннар һәм мондагы татарларның бәйрәмнәре турында мәгълүмат юк диярлек.
Татарстанга терәлеп торган бу республикада Сабантуйларның зурлап үткәрелүе сер түгел. Димәк, бу республикада үтүче Сабантуйлары, бигрәк тә татарлар укмашып яшәгән районнардагы, авыллардагы милли бәйрәмнәр шундый ук игътибарга лаеклы булырга тиеш. Бу бәйрәмнәрнең анда ничек үтүе, милли тормышны татар-башкорт халыкларының бүгенге хәлен күрсәтеп тора. Җирле хакимият белән милли җәмәгатьчелекнең мөнәсәбәтләре дә, булдыклы якташларның ярдәме дә шунда ачыклана.
Бүген без сезгә Башкортостанның Илеш районы Уяндык авылында үткән Сабантуе турында сөйлибез. 2003 елда республика президенты сайлауларыннан соң зур каршылыклар кичергән илешлеләр үзләренең якташы эшкуар Ралиф Сафин ярдәмендә кызыклы социаль-мәдәни проектлар гамәлгә куйганнар. Ралиф Сафинның туган төбәгендә яңа йортлар, фонтаннар, бассейн, мәчет төзелгән, асфальт юллар салынган, мал үрчетү комплексы эшли, теплицада - яшелчә бакчасында заманча технология буенча помидорлар-кыярлар үстерелә, Уяндык авылы янында даими сәхнә төзелгән. Бу яңарыш 2003 елдагы сайлау кампаниясеннән соң да дәвам иткән. Уяндыкта үткән Сабантуенда Уфадан рәсми кунаклар булмаса да, мондый чара район һәм җирле үзидарә фатихасыннан башка үткәрелмәгәне һәркемгә аңлашыла.
Яңа Аю авылындагы Сабантуйны авылның урта белем бирү мәктәп директоры Сәгыйть Муллахмәтов алып барды. Һәм ул иң беренче авыл Сабантуен үткәрергә ярдәм итүче 11 эшмәкәргә халык рәхмәтен белдерде.
Уяндык авылындагы Сабантуй үткәрелгән мәйданда, кыш көне дә сүтелми торган итеп төзелгән, бик матур зур сәхнә корылган иде. Уяндык Сабантуен шул авылда туып үскән эшмәкәр Рәсүл Сафин ачып җибәрде. Ул авылдашларына Сабантуйның Сафиннар ярдәме белән үткәрелүе турында белдерде. Җырчы Алсуның әтисе һәм үзенең өлкән абыйсы атаклы эшкуар, бу Сабантуен оештыруга зур көч салган Сафин Ралифның сәламнәрен һәм котлавын җиткерде. Илеш районының Аю авыл Советы рәисе Фәнил Нәҗметдинов Уяндык авылы халкын һәм килгән кунакларны Сабантуе бәйрәме белән котлады. Әле күптән түгел генә басылып чыккан “Уяндыгым - җан азыгым” дип аталган китап авторы Зарема Хуҗиәхмәтованың шушы авылдан булуын әйтеп үтте.
Сабантуйга халык күңелен яуларга килгән артистлар Русиянең төрле төбәкләреннән иде.
Сабантуй сәхнәсендә Хәмдүнә Тимергплиева
Борай районы кызы Хәмдүнә Тимергалиева Казаннан, Роберт һәм Фәридә Тимербаевалар Уфадан һәм Татарстанның Актаныш районы атказанган артистлары Сабантуе сәхнәсендә чыгыш ясадылар.

Ә ат чабышларында авылның үзендә үрчетелгән атларда яшүсмерләр ярышты. Район үзәге Яркәйдән килгән сатучылар, кече эшмәкәрләр бик күп тауарлар алып килгәннәр иде. Уяндык авылының ничәмә гектар теплицасында үскән яшелчәләр иң очсыз бәя белән сатылды. Сабантуе уенннарда катнашмаган авылның яше дә карты да, хәтта бер баласы да калмагандыр һәм бүләксез дә калмагандыр. Сабантуй бәйрәмендә ат чабышларында беренчелекне алучыга микродулкынлы мич бүләк ителде. Көндезге 12.00 башланган бәйрәм кичке сәгать 10.00 кадәр дәвам итте.“Мондый матур Сабантуен күргән юк иде әле, диючеләр күп булды.
Уяндык авылындагы фонтан
“Сабантуе”ның бу яңа урында үткәрелүе авыл халкы өчен дә бик мөһим һәм кадерле булды. Чөнки Уяндык авылының тау итәгендә эшкуар авылдашлар бик зур спорт комплексын төзи. Ул да булса, таудан чаңгы белән шуып төшү спорт комплексы. Анда тиздән тантаналы ачыш булачак. Бик күп кунаклар килүе көтелә. Шул сәбәпле, анда 700 машинаны куеп торырлык асфальт җәелгән урын әзерләнгән. Элекке тузган яшелчә бакчасына яңа агачлар утыртканнар. Урман эченнән тау астыннан агып төшкән чишмәне, ташлар белән әйләндереп алып кырыйларын ташлар белән матурлап куйганнар. Ә элек пычрап яткан буаны чистартып, хәзер анда чистартылып тора торган су керү урыны төзеп куйганнар. Аның янында хәзер шул чишмә суы фонтан булып бәреп тора. Ә кыш көне бу бассеенда шугалак булачак.
Ял итүчеләр өчен Уяндык урманында курорт оештырылачак. Менә шундый яңа сулыш алып яши бу авыл. Уяндык авылында яшәргә теләп Илеш районы хакимиятенә урын сорап гариза язучылар көннән-көн арта икән.
XS
SM
MD
LG