Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: нәфрәтне кем кыздыра?


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны “Милләтара нәфрәтне кем кыздыра?” шигаре белән чыккан. Чыганак Azatliq.org мәкаләләренә шактый урын бирә.

“Милләтара нәфрәтне кем кыздыра?” мәкаләсендә “Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр нәтиҗәсендә ел саен дистәләгән кеше корбан була. Бу нәфрәтнең үсүенә мәгълүмат чаралары зур өлеш кертә”, дип язылган.

"Акча артасы”

Газета шулай ук "Акча артасы” мәкаләсе белән минималь хезмәт хакы турында яза. “Русия Дәүләт Думасы 2009 елның 1 гыйнварыннан билгеләнәчәк минималь хезмәт хакы турындагы закон проектын кабул итте. Ул киләсе елда 4330 сум булачак”.

ЛДПРчылардан

Акча димәктән, Русия депутатлары руль артында тәмәке тартуны тыймакчы икән. Закон проекты авторлары – ЛДПРчылар, руль артында тәмәке тарту игътибарны томалый, дип раслый һәм хәрәкәт иткәндә авызына сигарет капкан шоферны – 500 сумга, ә аеруча нык кулланганнарны 2 мең сумга штрафка тартырга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим гомуми куллану урыннарында, коридорларда һәм баскыч төпләрендә тәмәке тарту законына өстәмә булачак.

Эзләгәннәр табыла

“Безнең гәҗит” укучысына хәбәр генә таратмый, ул рухи терәк тә булып тора. Әйтик бер-берсен тапкан Талия һәм Алсу ханымнар хатын бастырган. “Минем кулъязмам чыкты. Анда 1975 елны Биектау районы Мүлмә авылында практика үткән Зәй кызы Алсу Нуруллинаны эзләвем хакында бәян иткән идем. Табылды бит Алсуым. Аңа якыннары үзен эзләүләрен хәбәр иткәч, 19 апрельдә шалтыратты ул. Бу икебез өчен дә көтелмәгән зур шатлык, сөенеч булды. Сөйләшеп туя алмадык. Алсу һәм үзем исеменнән газетаны гамәлгә куючы мөхәррир Илфат Фәйзрахмановка зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Газета исә бик ошый, көтеп алабыз һәм җыелышып бергә укыйбыз”, дип язылган.

XS
SM
MD
LG