Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да Азәрбайҗан консуллыгы кирәк


Казандагы азәрбайҗаннарның кечкенә артистлары
Казандагы азәрбайҗаннарның кечкенә артистлары

Казанда яшәүче азәрбайҗаннар, туган илләреннән килгән рәсмиләр алдында, проблемаларны хәл итү өчен консуллык булуы зарур дип белдерде

Айнура Гасанова Казанның 17-нче урыс мәктәбендә укый. Әти-әнисе күптәннән инде Казанда. Әнисе абый-апалары Татарстан башкаласында туганга, Айнураның кендек каны тарихи ватанында тамсын дип, аны махсус Азәрбайҗанга кайтып тапкан. Азербайҗан хөкүмәте рәсми төркеме Казанда яшәүче ватандашларының вәкилләре белән “Дуслык йорты”нда очрашканда Айнура аларга “Азәрбайҗаным” дигән җыр бүләк итте.
Азәрбайҗаннар гламур
Айнура Гасанова
Яшьләр дә үзара аралашып яши икән. “Безнең “Казанда көяз, ягъни гламур азәрбайҗанлылар” дип аталган оешмабыз бар. Гел аралашып яшибез. Интернетта шул ук исемдәге сәхифәбездә урыс һәм азәрбайҗан телендә язышабыз. Бөтенебез дә урыс телендә сөйләшәбез. Сирәк кенә булса да азәрбайҗанча сөйләшүчеләр дә булгалый”, ди Айнура.
Айнура әйтүенчә, Казанда туганнарның бер өлеше туган телендә начар сөйләшә. “Алар бик кечкенә вакыттан Казанда. Алар азәрбайҗанча аралашмый. Шуңа күрә, без очрашып үз телебезне өйрәнәбез”, ди Айнура. Казанда якшәмбе мәктәбе дә бар. Теләгәннәр шунда балаларын йөртә икән. Айнура кунаклар алдында башкарган җырны әнә шул мәктәптә өйрәнгән.
Зыяфәт Касимов консул Гудси Османов белән
Зыяфәт Касимов Татарстанда азәрбайҗан милли-мәдәни мөхтәрияте башлыгы. Соңгы 15 ел эчендә мондый рәсмиләрнең килгәне юк иде әле, ди ул. Касимов әйтүенә караганда, Татарстанда 25 меңнән алып 30 меңгә кадәр азәрбайҗаннар яши. Даими республикада торучыларга акча эшләргә килгән мигрантлар да килеп кушыла.
Бакуга поезд бар, билет юк
Мөхтәрият тырышлыгы белән туган илләренә кайтканда юл мәшәкатьләрен җиңеләйтү өчен әле яңа гына тимер юл элемтәсе дә булдырылган. Казаннан чыгып китүче тагылма вагон күчеп утырмыйча аларны Бакуга җиткерә. Әмма Казанда ирекле көрәш тренеры булып эшләүче Мирзали Алиев әйтүенчә, Казан тимер юл вокзалында арадашчылар кассалардагы сатучылар белән сөйләшеп бу билетларны сатуга чыгармаска тырыша. “Билет бәясе ике мең ярым тора. Билет табып биргән өчен өстәмә тагын бер мең сорый башлаганнар. Бу хәл безгә кичә генә билгеле булды. Озакка сузмый бу хәлне кем оештырганны ачыклаячакбыз”, ди Мирзали Алиев. Бер вагон гына түгел, ә бер поезд йөрсә дә шәп булыр иде. Азәрбайҗанда да татарлар аз яшәми. Ике тугандаш халык аралашып яшәргә тиеш, ди ул. Аннан да кала, ике арада очкычлар да бар. Автобуслар да йөри. Автобуслар иң арзаны, әмма юлы озак, ә очкыч тизен-тиз дә, әмма бәясе кыйбат. Бер ягы 7 мең сум тора.
Яңа эш башлау “ай-яй”…
Нинди генә милләт булмасын, кайда гына тормыш итмәсен үзенең барлыгын белдерәсе килә. Казанда азәрбайҗаннарның 6 рестораны: “Илчен”, “Ширван”, “Бакинский дворик”, “Азәрбайҗан”, “Акай”, “Давыл” эшли. 8 ел дәвамында милли ризыклар әзерләүче “Илчен” ресторанының хуҗасы Мамед Мамедов әйтүенчә, бүгенге көндә бу бизнесны үтә керемле дип булмый. Шулай да, ул ватандашларының үзенә килеп туйлар, төрле мәҗлесләр үткәрүенә сөенә.
Эшкуар Мамедов тренер Алиев белән
17 ел Казанда яшәүче Мамед Мамедов күптән түгел генә башкала янындагы Югары Осланда шифалы су җитештерүче “Саф су” ширкәтен дә җайга салган. Әмма Русия бизнесындагы һәм икътисадындагы кулайсызлыклар аны да читләтеп үтмәгән. “Яңа эш башлау бик авыр. Мин документларны гына да 8 ай буе килештердем. Бу бүгенге көндә бик мәшәкатьле эш”, ди Мамедов.
Азәрбайҗаннар төнге 2 дә торып эшли ала
“Дуслык йорты”нда үткән очрашу вакытында да Татарстанда иң беренче булып шәхси эшмәкәрлекне азәрбайҗан милләтеннән булган берәүнең узган гасырның 90 елларында башлавы турында әйтелде. Очрашуга Татарстан рәсмиләре белән республикада эшләүче төрле ширкәт башлыклары да килгән иде. Алар вакытлыча эшләү рөхсәтен рәсмиләштерә һәм Татарстанда яшәүләрен кануныйлаштыра алмаучыларның хәтсез күп булуына басым ясады. Азәрбайҗаннар эшләргә ярата, документ мәшәкатьләрен күрә алмый икән.
Миграция хезмәтеннән Татарстанның Мәскәүгә мигрантлар өчен өстәмә урыннар сорап үтенеч җибәрелгәнлеге әйтелде. Әмма әлегә җавап күренми икән әле.
Консуллык Идел буе азәрбайҗаннарына кирәк
Бу чарада катнашкан Азәрбайҗанның Петербурдагы консулы Гудси Турсун оглы Османов Татарстанда күптән яшәп паспортлары булмаган, яисә документлары вакыты чыккан ватандашларының исемлеген төзеп, бу проблеманы озакка сузмый гына хәл итергә мөмкин булуы турында белдерде. Ә Идел буенда яшәүче азәрбайҗаннар исә, Казанда да бер консуллык ачырга кирәклеген әйтте. Бөтен туган проблемаларны хәл итү өчен шуннан да кулай урын булмас иде, дип белдерде алар. Консул әйтүенчә, мондый урын алай тиз генә хәл ителмәячәк.
Мөхтәрият баш
Бу очрашуда Азәрбайҗанның чит илләрдә яшәүче ватандашлары белән эшләүче дәүләт комитеты рәисе Назим Ибраһимов та катнашты. “Безнең сәясәтнең максаты бөтен азәрбайҗаннарны тарихи ватаннарын, милли бергәлекләрен, тел һәм мәдәниятларын онытмасын өчен төрле оешмалар тирәсендә берләштерү”,- диде. Казанда да азәрбайҗаннарның берничә оешмасы бар икән. Алар соңгы вакытта уртак тел таба алмый, күрәсең. Әмма, бу очрашу вакытында Татарстан рәсмиләре дә, кунаклар да алга таба бөтен эш милли-мәдәни мөхтәрият аша хәл ителәчәк дип белдерде.
XS
SM
MD
LG