Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан фәннәр академиясендә “соңгы көрәш”


Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков

Җомга көнне Татарстан фәннәр академиясендә еллык җыелыш үтә. Академия тирәсендә берничә ай дәвам иткән буталчык хәлләргә дә ачыклык керер, дип көтелә.

Шушы көннәрдә Русия фәннәр академиясендә еллык җыелыш узган иде. Биредә күп кенә көтелмәгән борылышлар да булды. Шуларның берсе, академия җитәкчесе итеп кабаттан 71 яшьлек Юрий Осипов сайлануы. Гәрчә күпләр, бу урынга академиянең “Курчатов институтын” җитәкләп, күп кенә акча китергән Михаил Ковальчукның сайлануын фаразласа да. Мондый буталчык хәлләр менә берничә ай Татарстан фәннәр академиясендә дә күзәтелә.

“Звезда Поволжья” газетасында Татарстан фәннәр академиясе әгъзалары Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов һәр атна диярлек фәннәр академиясенең җитәкчелеген тәнкыйтьләп, бу идарәнең алдагы язмышы турында күңелсез фаразлар кылып килде. Беренче чиратта бу язмалар хезмәт хакы, академиядә олылар гына, яшьләргә урын булмау мәсьәләсенә бәйле иде. Русия фәннәр академисендә галимнәр иллешәр мең акча алып эшләгәндә, татарстанныкылар тиеннәргә эшләргә риза түгел.

Үпкәләүчеләрнең бу гаепләүләре турыдан-туры Татарстан фәннәр академиясе президенты Мазһаровка ирештерелсә дә, ул үзе бу вакыйгаларга тыныч карый. Журналистлар белән булган очрашуда Мазһаров, Исхаковның бу гаепләүләренә җавап бирергә җыенмыйм, дигән. Аныңча, академия башлыгы белән гади тарих фәннәре докторының дәрәҗәләре туры килми, шуңа күрә дә ул, Исхаков алдында җавап бирүне кирәк дип тапмаган.

Аның каравы, “Звезда Поволжья” битләрендә күптән түгел бу вакыйгаларга карата Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимовның җавабы бастырылган иде. Биредә ул, Исхаков белән Измайлов язганнарны ялган, дип белдерде.

Хәкимовның үзенең дә әле бу көннәргә кадәр институт җитәкчесе булу-булмау мәсьәләсе хәл ителмәгән иде. Әмма академиклар аның “Татарлар тарихы” китабын нык тәнкыйтьләсәләр дә, барыбер Тарих институты җитәкчесе итеп сайладылар. Академик Зәкиев исә, Хәкимов Исхаков белән араларын өзгәне өчен генә дә тавыш бирәм, дип белдергән. Әмма монысы башка мәсьәлә.

Хәзер Дамир Исхаковның “Звезда Поволжья”ның чираттагы санында бастырылган “Последняя битва” язмасына игътибар итик. Исеменнән күренгәнчә, Исхаков бу язмада да күңелендә җыелганнарны сөйләп чыккан. Биредәге кайбер фикерләргә тукталыйк.

Исхаков фикеренчә, бүгенге көндә Татарстан фәннәр академиясе торгынлык чоры кичерә һәм яңа үсеш юлына басмаса, шулай юкка да чыгарга мөмкин. Исхаков язуына караганда, дуслары аңа “бу төпкә төшеп баручы академияне ташларга киңәш итсәләр дә”, ул академиягә күп еллар дәвамында керткән хезмәтләрен эзсез, ташлап калдырырга теләми. Шунлыктан, Татарстан академиясен аякка бастыру юлларын уйлый. Бу фикерләрне ул республика президенты Миңтимер Шәймиевка да ирештерергә тели. Әмма әлегә башлыкка барып җитеп булмый. Бүгенге көндә академия үсешенә 5 мәсьәлә комачаулый, ди Исхаков.

Болар: Татарстан фәннәр академиясенең республиканың социаль – икътисадый тормышында катнашу дәрәҗәсе төшүе; Академиянең югары уку йортлары, сәнәгать үзәкләре белән тыгыз элемтәдә тормавы; Фәнни максатларның төгәл билгеле булмавы; Академиянең республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә эшләмәве; Академия идарәсенең эчке төзелеше артык консерватив булуы.

Исхаков фикеренчә, бер академиядә фәннең төрле өлкәләрендә күп тикшерүләр алып барыла алмый. Татарстан академиясе билгеле бер яссылыкта гына эшләргә тиеш. Аныңча, республикада фәндә күбрәк авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт һәм һуманитар фәннәргә кагылышлы тикшерүләр үткәрелергә тиеш.

Шулай ук Дамир Исхаков, дәүләт заказын да тәртипкә китерергә кирәк, ди. Академия Татарстан хөкүмәте каршындагы төп фән һәм мәгариф идарәсе булып, аңа буйсынып эш итәргә тиеш, диелгән.

Бу язмадан алынган берничә фикер генә иде. Баксаң, алар анда күп. Шушы әйберләр эшләнгән очракта гына Исхаков, академияне аякка бастырып була, ди.

Алай да, Татарстан фәннәр академиясе инде күп тапкыр әйтелгән бу “гөнаһларны” тану, танымавы җомга көнне билгеле булачак. Биредә, академиядә инде берничә ай ыгы-зыгы тудырган мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәсләр, дип ышана белгечләр.
XS
SM
MD
LG