Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студент Шәймиев тәкъдименә каршы


19 яшьлек Казан студенты Михаил Киндер наркотикка тикшерү узмаган өчен имтиханга кертелмәгән. Егет мәхкәмәгә шикаять иткән.

“Апрель башында мин укыган Казан дәүләт технология университетының кибернетика һәм информатика деканаты безгә наркотикка куллану-кулланмауга тикшерүләр узарга кушты. Һәм ул ул тикшерүләрне узмаучылар имтиханнарга кертелмиячәк, диделәр. Миңа бу канунсыз кебек тоелды һәм әлеге гамәл студентларны кисметә дип уйлыйм. Мин интернеттан карадым һәм бу чыннан да безнең хокукларны боза дигән карарга килдем. Шуннан соң мин деканатка мөрәҗәгать иттем. Ләкин миңа наркотикка тикшерү узмыйча, имтиханнарга кертелмиячәксең дип әйттеләр”, ди Киндер.

Шул ук вакытта ул зачетларның тапшыруын, әмма укытучылар билгене төп көнәгәгә түгел, ә үз кәгазьләренә генә куя баруын әйтә.

“Шуннан соң мин хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Һәм алар миңа махкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен шикаять гаризасын язарга булыштылар һәм мин югары уку йорты җитәкчелеген мәхкәмәгә бирдем”, ди Киндер.

Әлеге вакыйга җәмәгатьчелектә яңгыраш ала. Һәм югары уку йорты җитәкчелеге шүрләп булса кирәк, бүген инде егетне имтиханга кертеп, тиешлечә билеге куя.

Шулай ук Киндерның шикаяте нигезендә мәхкәмә утырышы да бүгенгә билгеләнгән иде. Ләкин таләпләре үтәлгәч студент утырышта шикаять гаризасын кире алуын әйтте.

Михаил Киндерга булышкан Казандагы хокук яклау үзәге шулай ук бу мәсьәләдә югары уку йорты җитәкчелеге белән дә сөйләшкән.

“Без бүген проректорлар белән сөйләштек, алар исә алдан ук безгә мөрәҗәгать иткән булсаң, мондый каршылклар чыкмаган булыр иде дип әйттеләр Михаилгә. Ләкин ул бит деканга мөрәҗәгать иткән һәм аңа накротикка тикшерү узмыйча, имтиханнарга кертелмиячәксең дигәннәр. Проректорлар, без бу мәсьәләне хәл иттек, әйдә бу низагъны онытыйк дип әйттеләр”, ди Казандагы хокук яклау үзәгеннән Регина Шакирова.

Ләкин таләпләр канәгатьләндерелсә дә, Михаил Киндер наркотикка тикшерүләр уздыруны хокук бозу дип саный һәм болай фикерләүче студентларның шактый булуын әйтә

“Килешмәүче студентлар күп булды. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында, аеруча югары уку йортлары җитәкчелегеннән куркып, бу наркотикка тикшерүләрне уздылар”, ди ул.

Татарстанда хәзер барлык югары сыйныф укучыларына һәм студентларга наркотик куллану-кулланмауга тикшерү узу мәҗбүри. Республика җитәкчелеге шуны таләп итә.

Билгеле булганча, агымдагы елның 29 апрелендә республиканың наркотикка каршы көрәш утырышында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев барлык югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында наркотикка тикшерү уздыруны тәкъдим итте. Ул моны яшьләргә ярдәм итү максатыннан эшләнә дип аңлатты. Әмма белгечләр мондый алым уңай нәтиҗәләр бирми, ди. Бу бары хокук бозу булып тора ди күпләр.
XS
SM
MD
LG