Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гәрәпстанында гадәттән тыш нефть саммиты бара


Согуд Гәрәпстаны патшасы Абдулла, илнең нефтьне экспортка күбрәк чыгару планында торырга җыенуы хакында әйтте. Сүз дөнья базарларына көненә өстәмә 200 мең мичкә нефть чыгару турында бара. Согут Гарәпстанында нефть табучы илләрнең гадәттән тыш җыены бара. Анда 35 ил, халыкара оешма һәм нефть табучы иң эре 25 ширкәт вәкиле катнаша. Сөйләшүләрнең төп темасы нефть бәяләренең үсүен ничек туктату. Бу чарада Британия премьер-министры Гордон Браун, АКШ энергетика министры Сэмюэл Бодман да катнаша. Җомга көнне нефть мичкәсенең бәясе 140 долларга җиткән иде. Согут Гарәпстанының патшасы Абулла илнең, июлдән башлап, көненә 9,7 млн.мичкә нефть табу планын кую һәм бу күләмне ел буена тотарга җыенуы хакында әйтте. Патша Абдулла, ягулыкка бәяләрнең бик югары булуында нефтьнең җитмәвен түгел, ә бәя белән уйнаучыларны һәм салымнарның югары булуын гаепләде. Шулай ук Согут Гәрәпстаны башлыгы, бәя артудан зыян күргән иң ярлы илләргә 1 миллиард долларлык ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыкты.
XS
SM
MD
LG