Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин конференциясе Фәлестингә акча бүләргә килеште


Дипломатлар белдерүенчә, Берлинда үткән халыкара конференциядә фәлестиннәргә Көнбатыш Ярда полицияне өйрәтү һәм мәхкамәләрне яхшырту өчен 242 миллион доллар бирү турында карар ителгән.

Конференциядә катнашкан Фәлестин премьер-министры Сәлам Файяд 189 миллион доллар сораган иде.

Берлиндагы Якын Көнчыгыш конференциясеннән соң анда халыкара арадашчыларның Якын Көнчыгыш Квартеты очраша. Бу дүртлеккә АКШ, Европа Берлеге, Русия һәм БМО керә.
XS
SM
MD
LG