Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евразия хатын-кызлары форумы ачылды


Дарига Назарбаева: "Ирләр безгә бәйләнми, безгә шул җитми."
Дарига Назарбаева: "Ирләр безгә бәйләнми, безгә шул җитми."

Хатын-кызлар җыенында "ирләр җәмгыятьтә үз йогынтысын югалта бара" дип әйтелде. Социаль, сәяси һәм икътисадый даирәләрдән 400ләп ханым Астанага җыелды.

Евразия хатын-кызларының икенче саммитын ачып Казакъстанның эшкуар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Мөнәвәрә Палташева, бу җыенның Астанада үтүе – чарага үзенчәлекле бер төсмер өсти, диде. Казакъстан – мөселман иле, әмма биредә хатын-кызлар дөньяның башка мөселман илләрендәге хатын-кызлардан аерыла.

"Горурлык белән әйтә алабыз, бу саммит Казакъстан хатын-кызларының югары дәрәҗәсен күрсәтә алачак. Алар сәләтле, алар әүзем. Алар яхшы ана һәм хатын гына түгел, алар әле яхшы җитәкчеләр дә," диде Мөнәвәрә Палташева.

Җитәкчеләр дигәннән , Казакъстан хөкүмәтендә бер генә министр хатын-кыз – юстиция министры Загыйпә Балиева. Парламентта 107 депутатның 17се – хатын-кызлар. Бу якынча 15% тәшкил итә.

Саммитта Русия, АКШ, Германия, Британия, Латвия, Үзбәкстан һәм Кыргызстан хатын-кызлары катнаша. Беренче җыен да 2006 елда Астанада узды, аны Казакъстанның мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы оештырган иде.

Бүген ачылган җыенда каралачак мәсәләләрнең берсе – авыр икътисадый хәлләр. Бер яктан бу авырлыклар гаиләгә төшсә, икенче яктан эшкуар хатын-кызларның кәсебе авырлаша. Хатын-кызлар җитәкләгән ширкәтләр гадәттә зур капитал салынган эре бизнеслар булмый. Вак һәм урта куллы эшмәкәрлек исә хәзер иң авыр хәлдә.

"Дөресен генә әйткәндә күсәкнең авыр башы гел хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Зур акчалар белән эш итүче бизнеслар алар гадәттә ирләр кулында була. Хатын-кызлар хаттә урта да түгел, ә кече бизнесларны җитәкли. Кече эшкуарларга бик авыр," - диде Алматының Феминист Лигасы президенты Евгения Козырева.

Шулай итеп җыенның максатларының берсе – хатын-кызларның эшмәкәрлек һәм сәясәт дөньясында лидерлык сәләтләрен һәм тәҗрибәләрен арттыру юлларын табу.

Саммит ачылышында шулай ук президент Нурсолтан Назарбаевның кызы Дарига да катнашты, әмма аның чыгышы хатын-кызлар арасында эшкуарлыкны үстерү турында булмады. Киресенчә, аның фикеренчә, сәясәт, бизнес, фәндә хатын-кызлар саны үсә, ә ирләрнең көче кими бара.

"Ирләр хатын-кызлар кебек үз үзләрен карый башлады, косметик салоннарда алар хәзер чәчләрен кистереп кенә калмый, хаттә маникюр да ясата, моның белән алар үзләренең ир булу сәләтен югалта, бумы безнең җиңүебез?" - дип сөйләде Дарига Назарбаева.

"Без ирләр белән һәр даирәдә көндәшлек итә алуыбызны исбатладык, әмма хатын-кызның иң мөһим роле ул ана һәм хуҗабикә булганын онытмаска кирәк," - диде президент кызы.

Дарига ханым Казакъстанның беренче президенты фондын җитәкли. 45 яшендә аның 3 баласы, бер оныгы бар.

"Бөтен дөньяда хатын-кызларны ирләр тарафыннан җенси эзәрлекләүгә каршы көрәшергә чакыралар." Шаяртып, Дарига Назарбаева, "безгә бу туры килми, безгә нәкъ ирләрнең бәйләнүләре җитми," – диде.

Ире Рахат Алиев белән Дарига ханым аерылды. Президент киявенә Казакъстанда хакимиятне үз кулына алу максаты белән фетнә оештыруда гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG