Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исхакый белән кызыксынумы, бүләк беләнме?


“Югалмас мирас эзеннән” исемендәге республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләде. Бу бәйге Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланды.

Әлеге чарага Татарстанның 45 районыннан 500гә якын эш кабул ителгән. “Югалмас мирас эзеннән” бәйгесендә Арча, Казан, Сарман, Саба, Азнакай районнары аеруча актив катнашканнар. Әлеге бәйге Татарстанның барлык китапханәчеләрен селкенергә мәҗбүр иткән.
Казанның Камал исемендәге театры бинасына җыелучылар арасында мәктәп
Татарстанның яшүсмерләр китапханәсе җитәкчесе сөйли
яшеннән алып, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да бар иде. Бу әле конкурсның йомгаклау өлешенә чакыру белән килгәннәре, килмәгәннәре күпмедер. Килү-китү мәсьәләсендә Балтачлыларның район җитәкчелеге бирафлык күрсәтүе ишетелде. Калган районнар барсы да килгәннәр, укутучылар, мәктәп балалары, китапханәчеләр барсы да бар. Кайберәүләр катнашучыларның күп булуы бәйгедәге бүләкләр шулай кызыксындырды ди, икенче берәүләр чыннан да конкурс барышында яшьләр, урта буын егылып-китеп Гаяз Исхакыйны укый башлады, дип сөйләде Түбән Кама һәм шул ук районның Кама аланы авылы китапханәчеләре. Алар яшьләрнең бәйгедәге иң кыйммәтле бүләккә, компьютер-ноутбукка кызыгып язуларын да әйттеләр.
Безнең әңгәмәдәшче китапханәчеләр “Югалмас мирас эзеннән” конкурсында “Гран-при” алучы Спас районы Йорткүл урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илшат Мәхмүтовны да мактап искә алдылар, моңа кадәр компьютеры булмаган малайны кызганып та алдылар. Әлеге егет турында шулай ук, конкурсны оештыручыларның әйдаманы булып торган Татарстанның мәдәният министры, республиканың хөкүмәт башлыгы урынбасары Зилә Вәлиева Илшатка бүләк биргәндә мондый сүзләр җиткерде:
Зилә Вәлиева Илшат Мәхмүтовны бүләкли
“Илшатның эше 220 битлек булды. Ул шушы эшне эшләр өчен хәтта, мәктәптән дә планнан тыш каникул сорап, әнисе белән төрле шәһәрләрдә йөргәннәр. Мәгълүмат туплаганнар, китапханәләрдә утырганнар. Уфага кадәр барып җитүләрен ишеттем.
Шушы сәхнәгә күтәрелгән җиңүчеләр сез һәммәгез үзегезнең урында мәдәнияткә-әдәбиятка хезмәт итә торган кешеләр. Шуның өчен сез безгә бик кадерле. Киләчәктә тагын да затлырак бүләкләр табып яңа конкурслар оештырырга тырышырбыз”, диде Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева.
Конкурсны оештыруга шулай ук рәсми татар газет-журналлары да ярдәм иткәннәр, аларның баш мөхәррирләре, урынбасарлары, Камал театры артистлары катнашучыларга сәхнәгә чыгып дипломнар, истәлекле бүләкләр бирделәр. Ә инде “Югалмас мирас эзеннән” бәйгесенең төп оештыру үзәге Татарстанның яшүсмерләр китапханәсе булган, шулай ук Язучылар берлеге, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театры.
Әлеге язмада без яшьләр турында язмаган идек, хәзер инде кыскача алар белән танышып китик.
“Мин әнием китапханәче булганга конкурста катнашырга булдым”, ди Кама Тамагыннан Гүзәл Насыйбуллина.

Икенче бер әңгәмәдәш, Казанның ветеринария институты студенты, Сарман егете - Рамил Бәдретдинов, бу чарада катнашырга татар теле укытучысы тәкъдим итүен һәм үзендә Исхакый иҗатына кызыксыну булуын әйтте.
Сез әлегә “Югалмас мирас эзеннән” конкурсында катнашучы яшьләрнең кыска җавапларын укыдыгыз, егет-кызларның бәйгегә ничек әзерләнүен, әдәбиятка карашларын тулырак итеп чираттагы “Кызган таба”тапшыруында ишетә-күрә алачаксыз.
XS
SM
MD
LG