Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ ширкәте дивидент түләми


КамАЗ эшчеләре дивидент таләп итеп чыгыш ясасалар да, аларга анык җавап бирелмәде.

КамАЗ акционерлык җәмгыятенең еллык хисап җыелышы үтте. Елга бер тапкыр уздырыла торган шушы җыелышта акционерларга дивидент түләнмәячәге бәян ителде. КамАЗның шактый табыш алуы, Ауропа сәнәгатенә ныграк үтеп керүе турында сүзләр булганда, дивидент түләмәү акционерларны борчый.

Акционерлар җыелышында КамАЗ ширкәтенең 2007 ел эшчәнлегенә кагылышлы мәгьлүматлар да әйтелде. Узган ел бу ширкәт 52 мең автомобиль җитештергән, шуның дүрттән бере чит илләргә сатылган. Барлыгы 4млрд. 820млн. сум табыш алынган. КамАЗ ширкәтендә эшләүчеләр бу хакта белә һәм шуңа аптырыйлар, ни өчен табышның бер өлеше дивидент рәвешендә акционерларга түләнми.
Җыелышта катнашкан пенсионер Илдус Зиннәтуллин, КамАЗ акцияләреннән файда күрмим, ди:

“Мин КамАЗда озак ел эшләдем. Хәзер пенсиядә. Хатын белән безнең 149 акция бар. Дивидентлар юк, алар коры кәгазь генә. Елга бер тапкыр җыелышта утырып китәбез, шуның белән бетте. Чыгыш ясасак та, сүзгә колак салучы юк.”

КамАЗ ширкәтенең мәгълүмат департаменты баш белгече Фәһим Җиһаншин ширкәтнең бүгенге хәленә мондый бәя бирде:

“КамАЗ 2007 ел нәтиҗәләре буенча дөньядагы 10 эре ширкәт арасына керә. Ауропада 6нчы урынга чыкты. КамАЗның базардагы бәясе 3млрд. 536млн. долларга җитте. Капиталлашу буенча Русиядә без икенче урында. Ширкәттә 72 мең кеше эшли.”

2007 елдагы хезмәтләре өчен КамАЗ директорлар Шурасы әгьзаләренең һәрберсенә 1млн. 300 мең сум чамасы акча бирү турында килешенде. Шура әгьзаләре егермегә якын кеше. Болардан кала акционерлык җәмгыятенең ревизия комиссиясе әгьзаләренә дә 130 мең сум чамасы акча биреләчәк. 4млрд. 820млн. сум табышны КамАЗ болай бүлде: 241 млн сум резерв фонды булдыруга китә; 1млрд 400млн сумы узган елларның зыянын каплауга; 3млрд 180млн сумы инвестиция программасына тотылачак.

КамАЗда эшләүчеләрнең бик күбесе шикелле, Илдус Зиннәтуллин акцияләре белән ни эшләргә икәнен белми. Башка еллардагы кебек, КамАЗ эшчеләре быел да дивидент таләп итеп чыгыш ясадылар. Ләкин аларга анык җавап бирелмәде.
XS
SM
MD
LG