Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханты-Мансыда Европа Берлеге-Русия саммиты бара


Ханты-Мансыда Европа Берлеге җитәкчеләре һәм Русия президенты Дмитрий Медведев катнашында югары дәрәҗә очрашу бара.

Очрашуның беренче көне кичке аш рәвешендә оештырылса, җомга рәсми сөйләшүләр үтәчәк.

Берлек җитәкчеләре, шул исәптән Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануель Баррозо Русия белән озак кичектерелеп килгән партнерлык килешүе сөйләшүләрен башлый.

Берлек Русиядән үзенең зур нефть һәм газ байлыкларын күрше илләргә басым ясау өчен кулланмау турында вәгъдә алырга тели.

Европа энергия чыганакларының чиреген Русиядән ала һәм Русиянең иң зур сәүдә партнеры булып тора.
XS
SM
MD
LG