Җомга иртәсендә Елга портына каләмчеләрне озатырга бу бәйгене оештыручы оешма вәкилләре килде. Озату җыелышында Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, фән һәм мәгариф министрлыгы, Казан университеты һәм аның журналистика һәм социология факультеты, Татарстанның журналистлар берлеге вәкилләре чыгыш ясады. Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары, журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова каләмчеләргә уңышлар теләде. Быелгы финанс бәйгесе Русиядә һәм Татарстанда үткәрелүче Гаилә елына һәм 2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья Универсиадасына багышлана.
Милләтне төзүдә зур миссияләре бар
Республиканың ике газетасы һәм ике журналы, "Бим-радио", Бавлы, Түбән Кама телерадиокомпанияләре белән беррәттән “Алтын каләм” бәйгесенең мәгълүмати спонсоры буларак "Азатлык" радиосы да чыгыш ясады. "Сезнең арагызда яшел, зәңгәр, кызыл төстәге футболкалы егетләр һәм кызлар булу мәгълүмат чараларының күптелле булуын күрсәтә. Яшел киемле татар журналистлары үзләренең милләтне төзүдә зур миссияләре барлыгын аңлыйлар.
"Азат Европа" - "Азатлык" радиосы турында
Гомумән, мәгълүмат чараларының күп телле булуы демократия үсеше һәм халыкларның иминлеге өчен файдалы, матур күренеш", диде "Азатлык" радиосының Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли. Ул "Азат Европа" - "Азатлык" радиосының ярты гасыр дәвамында 30лап телдә тапшырулар алып баруы турында искә төшерде.
13 нче балар, яшьләр матбугаты фестиваленең шәрәфле кунаклары булып, "Татарстан" телерадиокомпаниясенең җитәкчесе урынбасары Лия Заһидуллина, "Яңа гасыр" компаниясенең җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова чакырылган. “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Рөстәм Исхакый жюри әгъзасы һәм радиожурналистика буенча дәресләр бирүче сыйфатында катнаша.
"Азатлык" радиосы алтын каләмчеләр өчен билгеләгән махсус бүләк "Үҗәтлек һәм авырлыкларны җиңеп чыгу" номинациясендә беренчелекне алучыга тапшырылачак. “Алтын каләм” бәйгесе 29 июньгә кадәр Казан-Тольятти-Самара-Казан маршрутында барачак.
Өч яшь каләмче университетка имтихансыз кабул ителә
27 июнь иртәнге сәгать 10да Казан елга портыннан яшь егетләр-кызлар төягән "Борис Полевой" көймәсе өч көнлек сәфәргә чыгып китте. Утыздан артык районда һәм шәһәрдә үткән яшь каләмчеләр бәйгеләрендә җиңеп чыгучылар газет чыгару, мәкалә язу, радио-телевидение тапшырулары әзерләүдә кызу көрәш алып баралар.
Татар һәм рус телендә эшләүче яшь журналистлар, матбугатта һәм электрон мәгълүмат чараларында зур уңышларга ирешкәннәр. Аларның осталыкларын, гыйлем дәрәҗәләрен билгеләүче абруйлы жюри тарафыннан җиңүче итеп танылып, Гран-при яулаган өч яшь каләмче Казан университетының журналистика һәм социология факультетына имтихансыз кабул ителәчәк.