Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры Кытайны яуламакчы


Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры җомга көнне үзенең быелгы 88нче сәнгать сезонын япты.

Соңгы көнне данлыклы театр коллективы тамашачыларга “Кодача” комедиясен тәкъдим итте. Быелгы иҗат мизгелен ябу да, һәр елдагыча, күңелле булды. Спектакль башланыр алдыннан, артистлар театр бинасы алдындагы мәйданда, ачык һавада бик матур концерт та күрсәтте. Анда иҗат коллективының талантлы җырчылары һәм биючеләре чыгыш ясады. Концерт бер сәгать дәвам итте, аннан соң тамашачылар спектакль карарга керде.

Июль аенда бераз вакыт ял итеп алгач, башкорт академтеатры артистлары төрле төбәкләргә җәйге гастрольләргә дә җыена.

“Ә беренче зур сәфәребез Кытай Халык Республикасына булачак, ди театрның директоры Рәис Исмәгыйлев.
XS
SM
MD
LG