Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия министры чегән балаларының бармак эзен алмакчы


Италия эчке эшләр министрының Италиядә яшәүче чегәннәрнең, шул исәптән чегән балаларының бармак эзләрен алу тәкъдиме ризасызлык дулкыны кубарды.

Corriere della Sera басмасына министр Роберто Марониның бу кирәкле эш, чөнки чегән балаларын зурлар хәерче буларак куллана, һәм ул балалар тикшерүләрдән качып бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөри дигән иде.

Бу тәкъдим Италия президенты Сильвио Берлускони хөкүмәтенең урамнарда җинаятчелекне бетерү көрәшенең бер өлеше буларак яңгырады.

БМО балалар идарәсенең Италия бүлеге бу тәкъдимгә борчылу белдерде.

Европа Шурасы генераль-секретаре Терри Дэвис бу тәкъдим атап тору да кирәкмәгән, һәркем белгән тарихи вакыйгаларны искә төшерә диде.
XS
SM
MD
LG