Accessibility links

9 такырбашка - 20 үтереш


Мәскәүдә такырбашлар төркеменең гамәлләрен тикшерү тәмамланды. Аларны милләтара нәфрәт сәбәпле 20 кешене үтерүдә гаеплиләр. Мондый һөҗүмнәргә күбрәк урта азиялеләр дучар була.

Русия прокуратурасының Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин, такырбашлар төркеменең милләтара нәфрәт сәбәпле 20 кешене үтерү һәм 12 кешене үтерергә җыену турындагы җинаять эшләренең тикшерелеп бетүе турында хәбәр итте. Бу хакта ул “Интерфакс” агентлыгына әйткән.

Маркин әйтәнчә, җаваплыкка 9 кеше тартылган. Бу төркемгә 17дан алып 22 яшькә кадәрге яшьләр кергән.

Төркемнең башлыклары Артур Рыно һәм Павел Скачевский , җинаятьләр кылынган мәлдә 18 яшькә җитмәгән булган әле.

Тикшерү комитеты вәкиле Маркин, һөҗүмнәрнең төркем тарафыннан башкарылуын хәбәр иткән.

Такырбашлылар урамда кыяфәте белән славяннарга охшамаган кешеләрне сайлап ала торган булган. Алар мөмкин кадәр тиз арада, мөмкин кадәр авыр җәрәһәтләр ясарга тырышкан, дип сөйләгән Тикшерүче комитет вәкиле.

2007 елда әрмән эшмәкәрен үтерүдә шикләнелеп Мәскәү югары уку йортларында укучы 2 студент Артур Рыно һәм Павел Скачевкий кулга алына.

Рыно милләтара нәфрәт сәбәпле тагын 37 кеше үтерү турында белдергән булган. Соңыннан аның сүзләре фактлар белән өлешчә расланган. Шуннан соң төркемнең башка вәкилләре дә тоткарланган, алар арасында беренче үтерешне видеога төшергән 22 яшьлек кыз да кулга алынган.

Күптән түгел, Мәскәү кеше хокуклары бюросының башлыгы Александр Брод, милләтара нәфрәт сәбәпле кылынган җинаятьләрнең саны арта баруы турында белдерде. Соңгы ярты елда Мәскәүдә 152 шундый җинаять теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 69 кеше үлгән, 170 кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG