Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбировның вазифасындагы вәкаләте чыкты


30нчы июнь Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбировның вазифасындагы вәкаләте чыкты.

Бу турыда аның адвокаты Юрий Наумов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Хәбиров 30нчы май бер айлык ялга киткәндә үз теләге белән вазифасыннан җибәрүләрен сорап гариза язган булган. Адвокат канунга ярашлы аңа бүгенге көннән алып башка вазифа бирелергә тиеш дип саный.

Башкортстан президентының матбугат үзәге әлеге мәсьәләгә кагылышлы Мортаза Рәхимовның яңа фикерләрен хәбәр итте. Анда Рәхимов: “Медведев күптән түгел коррупциягә каршы чаралар башлаган иде. Коррупция бөтен дәрәҗәдәге чиновникларга да кагыла”, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG