Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар яшьләре көннәре”нә кемнәр бара?


1 июльдә “ТЯК”ен оештыручылар “Татмедиа” агентлыгында журналистлар белән очраштылар. Әлеге чараның “Борис Полевой” көймәсендә узачагы, 150-гә якын делегат катнашачагы билгеле булды.

2008 елгы 18-е “Татар яшьләре көннәре”нең кайда ничек үтүе белән танышканчы, әлеге чараны оештыруга җаваплы “Идел” яшьләр үзәге җиткәчесе Миләүшә Шәрәповадан 150 делегатның кайсы төбәкләрдән килүен санап узды:
“40 төбәк катнаша. Шуларның кайберләре: Иваново, Мәскәү өлкәсе, Рязань, Ярослау, Архангель, Мурмански, Коми республикасы, Питербур, Әстерхан, Волгоград, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия, Төньяк Осетия, Идел буе төбәге, Урал якларыннан Свердлау өлкәсе, Төмән, Чиләбе. Себердән – Новосибирски, Кемерова, Омски, Томски өлкәләре, Бурятия. Шулай ук чит илләрдән: Белорус, Украина һәм Кыйтайдан да яшьләр булачак”, диде Миләүшә Шәрәпова.
Быел “Татар яшьләре көннәре”ндә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле егет-кызлар катнашачак. Оештыручылар аларны болай гына алмадык, махсус сайладык диделәр. Ул яшьләр үз төбәкләрендә ниндидер эш башкарган кешеләр.

“Идел” яшьләр үзәгенннән кала, әлеге чараны оештыручылар арасында Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы да бар. Журналистлар белән очрашуда аннан да вәкил бар иде. Ул милли-мәдәни мохтәриятнең дә “Татар яшьләре көннәре”н оештыруга үз өлешен кертүен әйтте.
“Азатлык” радиосы хәбәрчесенең, татар мәдәнияте, тарихы, теленнән булачак түгәрәк өстәлләрдә кемнәр сөйлиячәк, дигән сорауга оештыручылар болай дип җавап бирде:
“Тарихка килгәндә Гамир Дәүләтшин булачак, вокалдан Миңгол Галиев. Тел хакында сөйләшүләрне Тел институтының хезмәткәре алып барыр дип көтелә” , диде Миләүшә Шәрәпова.
Билгеле булганча, быел 18 тапкыр үткәрелүче “Татар яшьләре көннәре” 7 – 14 июльгә кадәр “Борис Полевой” көймәсендә узачак. Көймә Казан - Самара - Сарытау -Ульян - Алабуга шәһәрләре аша үтәчәк.
Июль башында “Татар яшьләре көннәре” узу хакында www.matbugat.ru сәхифәсе дә хәбәр иткән иде. Шунсы кызык, ул сәхифәдә гадәттә язмаларга фикер белдерүчеләр күп була. Ә менә “Татар яшьләре көннәре” язмасына нибары ике-өч кенә фикер язып чыкканнар. Үзен “Былтыр” дип атаучының фикере мондый:
“Идел буенча җәен йөзеп бару матур булса да, көймәдә “ТЯК”нең уздыруның кимчелекләре дә бар, әлбәттә. Беренчедән, Казанныкылар әлләни катнаша алмас, элек аланнарга 1-2 көнгә килеп китеп йөри иделәр бит.

Икенчедән, төбәкләрдән килгән яшьләр Казанны әйбәтләп карый алмас, Иделнең башка шәһәрләрен күрә алса да. Ә бит күбесе Казанны күрү, кайсылары биредә ниндидер элемтәләр табу, ниндидер уку йортларын карау, эш урынын эзләү өчен килә.

Өченчедән, Самара һәм Сарытаудан килгән яшьләр үз шәһәрләрендә үк төшеп калмасмы, Казаннан кире поездга билет алып торганчы.

Дүртенчедән, көймәдә “ТЯК”н уздыру кыйбатка төшмиме соң? Һәм соңгысы сарыф иткән акчаларның нәтиҗәсе нинди булыр микән? Төбәкләрдән килгән татар оешмалары яхшырак эшли башлармы?”, дип язып калдырган “Былтыр”.
Икенче берәү, “Гариф” дип исемләнгән “Былтыр” сүзләрен куәтләп, болай яза:
“Былтыр” әйткәннәрнең барысы да шулай булып чыга ул. Әле аңа өстәп, андагы кысанлык, бүлмәләрнең бүленеше дә аңлашылмый, кем аста, кем өстә. Лагерьда булса, Казандагы танылган шәхесләр белән дә көн дә очрашулар ясарга була, ә болай кем йөрсен инде әллә ничә көн көймәдә вакыт үткәреп. Казанда булганда барысы да килеп сәламләп китә иде”, ди “Гариф” атамалы интернет кулланучы.
XS
SM
MD
LG