Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда Европаның 47 прокуроры очрашуы үтә


Петербурда Европадан килгән 47 прокурорның очрашуы бара. Җыенда булган Русия баш прокуроры Юрий Чайка, кеше хокукларын яклау – прокуратура эшенең төп юнәлеше булып тора, дип белдерде. Конференция эшендә Европа Шурасы баш секретаре Тэрри Дэвис та катнаша. Кичә ул Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашкан иде. Сөйләшүләр вакытында, Дэвис, Русия Стасбург мәхкәмәсенең Европа конвенциясенә 14нче номерлы рәсми кагәзен расламаган бердәнбер ил булып тора, Стасбург мәхкәмәсенә килгән шикаятьләрнең дүрттән бер елеше Русиядән булса да, дип әйткән.
XS
SM
MD
LG