Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Австрия банкы ачылды


Уфага Австриянең Русиядәге илчесе Мартин Вукович һәм “Райффайзенбанк” башы Йоханн Йонах килде.

Алар Уфага банкның бүлекчәсен ачу өчен килгән. Кунакларны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та кабул итте. Сөйләшү Башкортстан-Австрия ике яклы хезмәттәшлеген үстерү юллары турында барды. Австрия илчесе яңа ачылган банк республикага инвестицияләр кертергә, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итәчәк дип ышандырды.

Узган елны ике арадагы товар әйләнеше 4,6 миллион доллар булган. Шуның 4,5 миллионы импорт.
XS
SM
MD
LG