Accessibility links

Америка Польша белән килешә алды. Нигездә...


Мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, АКШ һәм Польша Американың ракеталардан саклану калканын урнаштыру мәсьәләсендә сөйләшүләрен тәмамлады.

АКШ бу системалар Иран ракеталарыннан саклану максатында урнаштырыла дип белдерә. Әмма Русия бу планга кискен каршы чыга һәм ракеталардан саклану системалары үзенә юнәлгән дип белдереп килә.

Польша тышкы эшләр министры урынбасары Витолд Вацзиковски бүген АКШ ягыннан килгән вәкил Джон Руд белән сөйләшүләрен тәмамлау турында белдерде. Ул сөйләшүләрнең нәтиҗәләре Польша хөкүмәт башлыгы һәм тышкы эшләр министрына җибәреләчәк, дип хәбәр итте. Вацзиковски, аннан соң аларның сәяси карарын - "әйе" яки "юк" җавабын көтәргә кала, дип әйтә.

АКШ Дәүләт департаментының югары рәсмие дә сөйләшүләрнең тәмамлануын раслады. Хәзер илнең хөкүмәте бу килешүгә карата фикерен әйтергә тиеш, дип әйтә.

Ракеталардан саклану системаларын урнаштыру турындагы сөйләшүләр бер елдан артык дәвам итте. Польша ягы, үзенең саклану мөмкинлекләрен яңарту өчен АКШ миллиардларча долларлык финанс ярдәм таләп итте. Бу адымга ул Русиянең калкан эшли башлаган очракта, Көнчыгыш Европага атом коралларын юнәлтү кисәтүеннән соң барды.

Җавап йөзеннән, Пентагон саклану системаларының үзләрендә урнаштырырга теләге булган башка илләрнең дә булуын әйтте. Һәм мисал өчен, Литваны атады.

Ике як төзегән килешүнең детальләре турында билгеле түгел. Варшаваның максатына ирешүе, ирешмәве әлегә билгесез.

Киләсе атнада Прагага килергә тиешле АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Чехиядә радар урнаштыру турында ахыргы килешүне имзалар дип көтелә.

Чехия һәм Польшада үткәрелгән фикер белешүләр күрсәткәнчә, күпчелек халык АКШ саклану системаларының илләрендә урнаштырылуына каршы.
XS
SM
MD
LG