Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә режим селкенә: Тыңгысызлык, курку һәм нәфрәт үсә


Төркиядә яңа исламча режим теләүчеләр белән искесен алмаштырырга теләмәүчеләр арасында тартыш бара.

1 июл Төркиянең тарихында истә калачак вакыйгаларга шаһит булды. Шул көнне Конституция Мәхкәмәсендә баш прокурор хакимияттәге АК партияне ябу таләбен 1,5 сәгатьлек чыгышы белән тагын бер мәртәбә кабатлады. Процедура буенча язылып биргән таләбен сүз белән дә кабатлау тәртибе бар.

Ләкин бу мөһим вакыйгага бомба кебек башка бер вакыйга күләгә төшерде. Чөнки Ергенекон код исеме белән билгеләнгән “путч ясау өчен террористик оешма төзүдә гәепләнгән”нәр, араларында пенсиядәге ике армия генералы да булган, 20 кеше күз сагы астына алынды. Кулга алынганнар арасында бу ике армия генералларыннан тыш тагын берничә пенсиядәге хәрби, журналистлар, университетларда укыткан профессор, доцент һәм доктор дәрәҗәсендәге берничә кеше һәм башкалар бар. Өч прокурор тарафыннан әзерләнгән гәепләү акты 2500 биттән тора диелә. Гәепләү актын әзерләү бер елдан артык дәвам итте. Шул арада моннан элек тә шулай ук генерал, журналист, академик һәм башкалар кулга алынган иде. Хәзергә террорда гәепләнүче 49 кеше бар.

Бер якта динне сәясәткә катнаштыруда гәепләнүче исламчылар, теге якта путч оештырырга тыршуда гәепләнүче Ататөрекче радикал милләтчеләр. Инде бу ике тараф арасындагы ызгыш күптәннән бирле дәвам итә. Исламчылар кеше лаик, секулар, ягъни динсез була алмый, тик режим гына лаик була дигәндә, радикал уңчылар АК партия конституциянең төп принципларын боза, Төркияне Ислам дәүләтенә әйләндерергә тырыша дигән пропоганда алып бардылар. Бу тартышлар киеренкелекне артырды, режим мәсьәләсендә сәяси билгесезлек хасил булды.

Инде соңгы тәрәккыятьләргә чит ил матбугаты да кайгы белдерде. Инглиз газетасы “The Times” - “Төркиянең үткәне либераль киләчәк өметләрен җимерде”, Италиян газетасы “İl Sole” - “Ердоганның полициясе 24 лаик активистын кулга алды”, Алман газетасы “Die Welt” - “Төркиядә пенсиядәге генераллар уйдырма путч планы сәбәпле күз сагы астына алынды” дигән баш исемнәр белән чыктылар. Төрек матбугаты да бу хәбәрне үз сәяси агымына күрә укучыларына хәбәр итте. Мисал өчен, “Хөррият” - “Иң зур күз сагы”, “Сабах” - “Төркиядә беренче мәртәбә”, “Тәрҗеман” - “Төркия кая бара?”, “Ватан” - “Шаккатырлык ил”, “Yeni Şafak” - “Путчисларга путч” дигән рубрикалар белән чыктылар.

Төркиядә мәхкәмәдән рөхсәт алмыйча да телефоннар тыңлана дигән шик, АК партия белән оппозициянең бер-берен бик каты сүзләр белән тәнкыйтьләве, мәхкәмә протсеслары, режим белән бәйле спекулятцияләр, имеш-мимешләр сәбәпле һәммә кеше диярлек тыңгысыз хәлдә, илнең киләчәгеннән курка.

Төркиядә 1960, 1971 һәм 1980-нче елларда хәрби путч булып сәяси режим какшаган иде. Сонгы путчтан соң 30 ел тирәсе вакыт узды. Бу арада исламчылар көч казанды. Соңында 2002 елда АК партия хакимияткә менде, хәтта үткән елгы сайлауларда зур күпчелекне алуга иреште. АК партия хакимияте чорында үзгәрешләр булды. Җөмһүрият тарихында беренче мәртәбә, президент, премьер, министерлар белән аларның башы исламча бәйле хатын-кызлары бергәләп сәхнәгә чыктылар. Рамазан айларында шәһәрләрдә авыз ачу өчен зур чатырлар кордылар. Дәүләт кадрларына үз тарафтарларын урнаштыра башладылар. Премьер форсаты килгән саен “Төркия халкының 99 % мөселман” дип әйтеп, Төркиянең исламча яшәргә тиешлегенә басым ясады.

Мәнә хәзер rаян чыкты бу исламчылар дигән сорау күпләрне борый? Төркия ничә еллардан бирле демографик үзгәреш кичерә. Авыл халкының зур өлеше шәһәрләргә, бигрәктә Истанбул, Анкара кебек зур шәһәрләргә күчте. Алар яшәү ысулларын да үзләре белән бергә китерделәр. Асылда Төркиядә түбәннән революция дәвам итә. Бу исламчыларның революциясе, алар динне дәүләттән аерган режимны үзләренә киртә дип бәялиләр. Төркия җөмһүриятенең төзүчесе Ататөрек һәм аның принциплары белән дә канәгать түгелләр. Кыскасы, алар исламча яшәргә, хәтта илдәге һәммә кеше мөселман булгач, аларның да исламча яшәвен телиләр. Менә инде Төркиядә яңа исламча режим теләүчеләр белән искесен алмаштырырга теләмәүчеләр арасында тартыш бара. Кыскасы, Төркия авыр көннәр, атналар кичерә.
XS
SM
MD
LG