Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казансыз дөнья ямьсез


Киләчәк буыннар Казандагы бүгенге хәлләр турында “Азатлык” сәхифәсеннән нәрсәләр белер иде?

“Азатлык”ның интернет сәхифәсендә соңгы берничә елда эфирга чыккан һәр хәбәрнең текстын табарга була. Димәк, киләчәк галимнәре 2008 елның июль башында Татарстан һәм татар халкының башыннан кичкән хәлләрне “Азатлык”ның интернет сәхифәсеннән белә алачак.
«Times» газетасы 200 ел элек татарлар турында язган
“Азатлык” радиосында һәм аның интернет сәхифәсендә көн саен Татарстан тормышы чагылдырыла. Ләкин барыбер милли рухлы кешеләргә мәгълүмат җитми. “Хәлләр ничек, бүген сездә нинди һава торышы?”, дип хәтта Себердән дә шалтыратып сорыйлар. Татар ханнары күмелгән Кирмән өстенә яңгыр тамамы, кояш нурлары сибеләме, кешеләр өчен бу да әһәмиятле. Безнең тапшыруларда искә алынган һәр хәбәр татар һәм Казан тарихының бер җуелмас сәхифәсенә әйләнә.

Әйтик, Англиянең «Times» газетасы үзенең сәхифәсенә 200 ел дәвамында чыккан мәкаләләрне элеп куйган. Кызык өчен генә интернетка кереп карасагыз, «Times» газетасында 902 тапкыр татарлар турында язганын белерсез. Ә инде Көнбатыш өчен кулайрак “тартар” сүзе буенча эзләсәгез, 10469 тапкыр бабаларыбызны искә алулары мәгълүм булыр. Шуның октябрь инкыйлабына кадәр «Times»та искә алынуы 8800 чамасы. 1906 елның 28 мартында яңа чыга башлаган “Вакыт” газетасы турында «Times» хәбәр биргән.
“Төбәкләрне сайлау таләбеннән сенсация ясамагыз!”
Әгәр дә киләчәктә 2008 елның 4 июлендә Татарстанның иң мөһим вакыйгасы белән кызыксынсалар,
Миңтимер Шәймиевнең Русия президенты белән бергә Ашхабадка баруы турыда әйтер иделәр. Җомга көнне Шәймиев Ашхабадта журналистларга соңгы вакыттагы иң җанҗаллы темага фикерен әйткән. Төбәк башлыкларын сайлау кирәклеген ул тагын бер тапкыр кабатлаган. Шәймиев катнашкан “Бердәм Русия” фиркасе губернаторларны сайлауга каршы булса да, Татарстан президенты аерым бер карашын яшерми. Путин хакимият вертикален ныгытканда бу кирәк иде һәм мин моны ул вакытта хупладым, дигән Шәймиев. Әмма төбәкләрнең канун чыгару җыеннарын Мәскәүдән куып таратуга Шәймиев һәрвакыт каршы булган.
Шулай итеп, төбәк башлыкларын халык сайларга тиеш. Минем бу белдерүемнән сенсация ясамагыз, дигән Шәймиев. Сайлауга кем генә каршы булыр соң? Бу бит демократик җәмгыятьнең яшәү нигезе, дигән Шәймиев. Дөрес, ул кайчан сайлау тәртибенә кайту турында ипләбрәк әйтә. Русия җәмгыятенең үсүе белән берьюлы шушы нормага кайтырбыз, дип фараз итә Татарстан президенты. Кызык, Төркмәнстандагы һәйкәлләрне һәм шәһәр-авылларны карап йөргән вакытта президент Медведев Шәймиевнең мондый фикерләрен ишетте микән? Ишетсә, ул нәрсә әйтер иде? Һәрхәлдә, моннан Татарстан президентының башкаларны шаккатырган белдерүдән чигенмәвен һәм Русия президентының мондый хәлләргә сабыр, толерант каравын күз алдына китерергә була. Бу инде Татарстанның сәяси күгендә, Казан Кирмәне өстендә куерып киткән болытларның бераз сыекланганын күрсәтә.
Миңнеханов Мамадышка барганда Америкага кереп чыккан
Бу көннәрдә Татарстан башлыклары бер урында тормый, сәфәрдә йөрүчән. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Америкага барып, Татарстанның мөмкинлекләре турында чыгыш ясап кайткан һәм бу турыда хөкүмәт башлыгы сәфәрдән кайткач кына белдерү ясады.
АКШтагы Колорадо штатына хөкүмәт җитәкчесе Champion исемле ширкәт белән очрашкан. Алабугада елына 2000 аз катлы йорт кора торган завод кору турында килешкәннәр.
Шулай ук Колорадо штатындагы Аспен шәһәрендә Идеялар фестивалендә Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаган. Ул тыңлаучыларга Татарстан белән хезмәттәшлек юлларын аңлаткан. Берочтан шунда булган сенаторлар белән дә очрашкан.

Төркиләрнең ана Ватанында
Алтайда төрки халыкларының бишегендә Татарстан делегациясе “Ел уены” дип аталган милли бәйрәмдә катнашып, шушы республиканың дәрәҗәсен яклыйлар. Югыйсә бит, Алтай краена төрки телдә сөйләшүче 70 меңлек халыкның республикасын тиз генә кушып куярга теләүчеләр бар.

Җомга иртәсендә, синоптиклар Төмәндә, Көнбатыш Себердә һәм Алтай якларында гарасат куркынычы турында белдерделәр. Шунда ук, Алтайдагы вәкилчелеккә шалтыратып, хәлләрен белешсәк “Бездә чат аяз, 31 градус” дип әйттеләр. Төрки каханлыгының тарихи урыннары белән танышып йөргән Казан делегациясен андагы халык та, шаманнар да җылы каршылаганнар.

Ә Казанда һава торышы сүлпәнрәк, көн болытлы, әмма яңгыр яумый, ләкин барыбер җәйге халәт: кешеләр ниндидер сәфәр һәм ял итү рухында яши. Яки шәһәрдәге бөкеләрне бетерү өчен зур урамнар кисешкән җирдә күперләр төзи.
Ирек сөючән дөя
Җомга җомга инде, алда ял көннәре бит, сәясәт һәм икътисад белән мавыкмыйча, соңгы көннәрдәге маҗараларны әйтәсе килә. Югары Ослан районында “Шаян кызлар” дип аталган мотелдан ике өркәчле дөя чыгып качкан һәм күрше авыллар буйлап халыкны шаккаттырып йөри. Кешеләр милициягә шалтыратып карыйлар, ә тегеләре ышанмый, салгансыз, дип кенә җибәрәләр.
Яуширмәдә Исхакый укулары, районнарда “Барс”лар бушлай концерт куя
Татар җәмәгатьчелеге һаман җыр-моң дип шашына. Әллә кайчан язылган моңлырак җырларны ишеттерүче “Тәртип ФМ” радиосының уңышына эстрада комбинаты булган “Барс-Медиа” ширкәте тыныч карый. “Музыкаль десант” дигән супер тамаша июльнең 16 сыннан башлап Баулыда, Урыссуда, Бөгелмәдә, Лениногорскийдда, Азнакайда, Җәлилдә, Норлатта, Әлмәттә һәм хәтта Кукмарада оештырыла. Газеталарда сүгелә торган 30 лап эстрада йолдызын карарга килүчеләргә билет аласы юк, чөнки сәхнә ачык мәйданнарда куела.

Димәк, “Барс-Медиа” каяндыр спонсорлар тапкан һәм яшьләрне үз тирәсендә сикертә. Салават 1- 14 август көннәрендә “20 ел бергә” дигән концерт куячак. Камал театры үзенең 102 нче сезонын Илгиз Зәйниев язган “Люстра” әсәрен сәхнәгә чыгару белән тәмамлады. Бу шимбәдә җәмәгатьчелек Яуширмәгә бара, Гаяз Исхакыйның туган авылында “Исхакый укулары” дигән мәгънәле чара булачак.
Бәла агач башыннан йөрми
Республика сырхауханәсендә 4 яшьлек бер малайны сөннәткә утыртыр алдыннан анестезия ясап, ягъни наркозга керткәннәр һәм сабый вафат булган. Матбугат сөннәтнең зыянын күрсеннәр дигән кебек бу хәлне куертып-куертып яза. Казан хәрби уку йортында эшләүче бер офицер фатирларын сатып ,бурычларын түләр өчен әти-әниләрен үтертергә киллер яллаган. Хәзер ул сак астында. Бу адәмнең татар кешесе булмавын искә алсам гаепләмәссез. Ә менә татар кешесе, Лаеш районын милициясе башлыгы урынбасары Айрат Абетдинов хатыны белән әрләшкәннән соң, үз-үзен атып үтергән.
XS
SM
MD
LG