Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак АКШ көчләрен чыгару вакытын билгеләргә тели


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики Вашингтон белән яңа иминлек килешүе сөйләшүләрендә АКШ көчләренең Гыйрактан тулысынча китү вакытын ачыкларга тырышуын белдерде.

Шулай итеп Гыйрак хөкүмәте беренче мәртәбә АКШ гаскәрләрен чыгару вакытын билгеләү мәсьәләсен күтәрә.

АКШ президенты Джодж Буш мондый тәкъдимгә һәрчак каршы чыгып килде.

Багдад белән Вашингтон арасындагы яңа иминлек килешүе АКШ көчләренең Гыйрактагы хезмәте турындагы БМО мандатын алмаштырачак. БМО мондатының мөддәте бу ел ахырында чыга.

XS
SM
MD
LG