450 мең сум җилгә очкан
Югары уку йортларына керү дигәндә, кемдер инде кыштан ук акчасын түләп, тынычлап йөри, икенчеләр үз белемнәре белән керергә тырыша. Әмма ришвәт биреп тынычлану да кайвакыт көтелмәгән хәлләргә китереп чыгарырга мөмкин икән. Казан дәүләт университетына укырга керергә теләгән Гүзәл исемле абитуриент кыз белән дә шундый хәл булган. Исемен һәм тавышын үзгәрү шарты белән ул бу хәлне “Азатлык”ка да сөйләргә ризалашты.
“Беркайчан да мондый вакыйгага юлыгырбыз, дип уйламаган идек. Әмма ришвәтчелектән беркем дә сакланмаган. Быел сеңлем 11 сыйныфны тәмамлады. Әти-әнинең аны дәрәҗәле уку йортына кертәсе килде, билгеле. Без сеңлемне Казан дәүләт университетының бер факультетына кертергә теләдек. Анда керер өчен бездән 450 мең сум сорадылар. Март айларында без бу акчаларны табып, түләдек. Әмма апрель - май айларында безгә бу факультетка сеңлемнең керә алмаячагы турында әйттеләр. Чарасызлыктан без акчаны кире сорадык. Әмма акчаны да кайтармадылар. Шулай итеп, сеңлем бу уку йортына да керә алмады, акчаны да югалттык. Билгеле, мондый очракта без хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә алмыйбыз. Чөнки ришвәт биреп, без дә канун бозганбыз. Акчаларны мәхкәмә аша алу да күп вакыт таләп итә, нәтиҗәсе дә икеле. Шуңа күрә безнең акчалар җилгә очты. Сеңлем хәзер үз белеме белән кая керә алыр, билгесез”, дип сөйләде Гүзәл.
Югары уку йортларында уйдырма конкурс
Акчасыз дәрәҗәле югары уку йортлары янына якын да килмәскә кирәклеге, биредә конкурсның котычкыч зур булуы бу һәркемгә билгеле вәзгыять. Моны югарыда утырган түрәләр дә аңлый һәм соңа калып булса да, бү күренеш белән көрәшергә тырыша.
Сишәмбе Татарстан хөкүмәтендә республиканың мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәләхов, социаль яклау һәм хезмәт министры Айрат Шәфигуллин журналистларга быел югары уку йортына керү тәртибен сөйләде.
Ата-аналар уку йортларында конкурс зур, ничек керәсе инде, дип борчылсалар, рәсми мәгълүматлар башка нәрсә сөйли. Аларга ышансаң, хәл күпкә яхшырак. Быел Татарстан югары уку йортлары 41 меңгә якын студент кабул итергә әзер. Яртысы бюджет, калганнары түләү нигезендә. Республика мәктәпләрен исә быел якынча 30 мең бала тәмамлаган. Әмма моңа да карамастан, уку йортларында әле дә конкурс зур дигән уйдырма чыгарыла. Аның кайдан барлыкка килүен министр Наил Вәлиев “Азатлык”ка болай аңлатты.
“Хәзер һәрбер бала үзенең документларын 5-10 җиргә бирергә мөмкин. Мәскәүгә дә, Петербурга да, Казанда да берничә уку йортына документ нөсхәләрен бирә дә, шуның белән керүчеләрнең саны арта. Уку йортларында да әле ул документны, факультетның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, бөтен белгечлеккә дә язып куялар. Бу конкурс белән абитуриентларны куркыталар гына. Чынлыкта исә, уку йортларында мондый хәл юк ”, ди Наил Вәлиев .
Казан дәүләт технология университеты алдынгылардан
Рәсми мәгълүматларга караганда, Казан дәүләт университетына бүгенге көндә 7 мең, Казан дәүләт техник университетына 6 мең, Казан дәүләт технология университетына 18 мең, Һуманитар педагогия университетына 3 мең, Медицина университетына 800гә якын абитуриент гариза биргән. Шунлыктан уку йортларында бер урынга конкурс та төрле. Казан дәүләт университетында бер урынга 4 кеше, КАИда 3 кеше, КХТИда 12, Һуманитар педагогия университетында 3, Медицина университетында бер урынга ике кеше туры килә.
Гадәттә, дәрәҗәле уку йортларында белем алу бәхете инде беренче курстан ук кыйбатлы машиналарда йөрүче бай балалары, “алтын” яшьләргә тәти.
Әмма, әлеге проблема булса да, соңгы елларда кертелгән бердәм дәүләт имтиханнары хәзер барлык абитуриентларны бертигез дәрәҗәгә куя, ди Мәгъзүм Сәләхов.
“Әлбәттә бу проблема бар. Бердәм дәүләт имтиханнарына нык әзерләнергә, кыйбатлы репетиторлар ялларга кирәк. Күп очракта авыл балалары, аларның ата-аналары үзләренә мондый шартлар тудырырга мөмкинлекләре юк. Әмма хәзер бит түләүле бүлекләр ачык. Шуңа күрә “джип”ларда йөргән “алтын” яшьләрне мин һәрвакыт түләүле бүлекләргә керергә өндим”, ди Мәгъсүм Сәләхов.
“ЕГЭ”дан икеле алганнар техникумнарның хәлен яхшыртачак
Матбугат очрашуында соңгы елларда профессиональ урта белем бирү уку йортларының бераз хәлләре яхшыруы турында әйтелде. Министр Наил Вәлиев моны болай дип аңлата.
“Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 29% укучы икелегә тапшырды. Алар, минемчә, техникум һәм училищеларга барачак, чөнки югары уку йортына юл ябык. Шуңа күрә быел андый проблема булмас. 2009 елдан без Болон системасына күчәбез дибез. Аның нигезендә, бакалаврлар белән магистрлар әзерләнә. Бакалавр ул шул ук техникумнар дәрәҗәсе инде. Бәлки киләчәктә урта профессиональ белем бирү уку йортлары бакалаврлар әзерләр”, ди Наил Вәлиев.
Әмма абитуриентларның шулай күпләп техникумнарга барачагы, эшче һөнәр алырга теләк белдерүләре, бу әле түрәләрнең теләкләре генә булып кала. Чынлыкта, бердәм дәүләт имтиханнарын икелегә тапшырганнар да, төрле юллар белән югары уку йортларына ашкына. Бу үз чиратында Татарстанның сәнәгать өлкәсендә эшче һөнәр белгечләрнең җитмәвенә китерә. Җыелышта хезмәт һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин яңадан бу проблеманы күтәрде.
«Бүгенге көндә республикадагы эшсезләрнең 16%ты югары белем ияләре. Еш кына алар Татарстан, Русия президентына “нишләп без югары белем дипломы белән эш таба алмыйбыз. Без үз илебезгә кирәк түгел” дип яза. Минемчә, әти-әниләре еш кына балаларының нинди һөнәр сайлаганына артык әһәмият бирми. Алар югары белемгә кызыга”, ди Айрат Шәфигуллин.
Шулай ук, Татарстанның мәгариф һәм фән өлкәсендә эшләүчеләрне бүгенге көндә, югары белем бирү системасында хокуксыз эшләүче югары уку йортлары, аларның вәкиллекләре артуы мәсьәләсе дә нык борчый.