Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров мәхкәмәләшә


Хәбиров кайбер кырын эшләре турында язып чыккан “Уфимские ведомости” газетасын нахак гаеп тагуы өчен мәхкәмәгә бирде. Рухи зыян өчен ул газетадан бер миллион сум акча алырга өметләнә.

Башкортстан президентының экс-хакимият башлыгы Радий Хәбиров нигезсез эштән алынуы өчен дип Мортаза Рәхимовны мәхкәмәгә биргән иде. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе әлеге эшне карый башлады. Анда Мортаза Рәхимов ягыннан президент хакимиятенең хокук хезмәте вәкиле Хәлил Тимершин, Радий Хәбиров ягыннан аның адвокаты Юрий Наумов катнаша.

Уфаның Совет районы мәхкмәсе дә Хәбиров гаризасы буенча бер эшне карый башлады. Эш шунда, Хәбиров кайбер кырын эшләре турында язып чыккан “Уфимские ведомости” газетасын нахак гаеп тагуы өчен дип мәхкәмәгә биргән иде. Хәбиров күрелгән рухи зыян өчен газетадан бер миллион сум акча алырга өметләнә.

Русия телевидениесенең “5 канал”ы Башкортстандагы бу вакыйгалар турында сөйләп, Рәхимов - Хәбиров алышын “башкортларның милли көрәше” дип шаяртты.
XS
SM
MD
LG