Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cебер ханлыгы җирендә “Искер-җыен”


Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре янында, Тубыл-Байгара юлының 18-нче чакрымында,элек Себер ханлыгы җирендә “Искер-җыен” дип исемләнгән фестиваль узды.

Тарихи мәгълүматләр буенча Искер Иртыш елгасының уң як ярында урнашкан, 14-16нчы гасырларда чәчәк аткан шәһәр булган. Анда асылда татарлар яшәгән, ислам дине хөкем сөргән, мәчет-манаралар күп булган. Шәһәр 1582 елны Ермак гаскәре тарафыннан җимерелеп, юкка чыгарылган. Бу турыда Фәүзия Бәйрамованың 2007 елны дөнья күргән “Кучем хан” дигән тарихи романында да язылган.

Бүгенге көндә Искер тарихын белүчеләр күп түгел. Башка төбәкләрдә генә түгел, Төмән, Тубыл якларында яшәүчеләр дә бу шәһәр хакында аз белә икән. Ә “Искер-җыен” фестиваленә килгән кунаклар да моңа игътибар иткәннәр. “Юл күрсәтүләрен сорап, җирле халыкка мөрәҗәгать иткәч, бездән нәрсә ул Искер дип сорадылар. Үзебезгә аңлатма бирергә туры килде”, диючеләр булды.

“Искер-җыен” фестиваленә килгәндә, аның төп оештыручысы Төмән өлкәсенең “Мирас” исемле татар иҗтимагый оешмасы булды. Өлкә хакимиятенең милли эшләр идарәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтелде.

Матди яктан ярдәм күрсәтүчеләр дә булды. Чараның төп оештыручысы, “Мирас” оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова сүзләренчә, башта ярдәмгә килүчеләр аз булган. “Нәрсә соң ул Искер, диючеләр дә булды”, ди Луиза ханым. Аңа аңлату эшләре алып барырга туры килгән һәм тора-бара халык бу эшне хуп күреп, йөзе белән борыла башлаган. Ярдәмгә килүчеләр, чара үткәрү өчен акча бирүчеләр саны арткан. Луиза ханым аларга тирән рәхмәтле булуын да белдерде

“Искер-җыен” фестиваленең барлыкка килү тарихы турында чараның төп оештыручысы булган Луиза Шәмсетдинова таныштырды:

“Бабам мулла иде, халыкка дини һәм дөньяви тәрбия бирә иде. Миңа 7 яшьләр булгандыр, кызым, киләчәктә син дә шундый эшләр белән шөгыльләнерсең, диде. Ул чакта мин берни аңламадым, кечкенә идем. Әмма бабаемның сүзләрен онытмадым. Үсә төшкәч, аңлый башладым - телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез онытылып килә. Аларны тергезергә теләп, дусларым белән оешма төзедек, аңа “Мирас” дип исем бирдек. Оешманы рәсми теркәдек.”

Луиза ханымның милләт турында уйлана башлавы 2000 елларда була. Шул ук елларда анда Тубыл шәһәреннән туган авылына - Вагай районының Күбәк авылына кайту теләге туа. Луиза ханым авылына кайтып, җир ала, нигез салу эшенә керешә. Шул вакытларда Луиза ханым төшендә Кучем ханны күрә.

“Сөйләгәнемә күпләр ышанмый, әмма әйткәнем дөрес”, ди ул. “Кырда Ермак белән Кучем хан басып тора. Ермак: “Күрәсеңме, Кучем, яхшы көрәшче идең, ә халкың сине онытты”, ди. Кучем исә: Юк, Ермак. Менә, янымда балалар тора. Алар мине онытмаслар. Әнә, бер ханым килә, ни эшләргә икәнен ул белә”, ди.

Йокысыннан торгач, Луиза ханым кулына буяу алып, җирдә яткан бер тактага “Кучем хан урамы”, дип язып куя һәм аны салынасы йорт урнында булган читәнгә кадаклый. Шулай итеп, авыл кырыенда, бары тик Шәмсетдиновлар йортының нигез ташы гына торган буш урында, Кучем хан урамы барлыкка килә. Әлбәттә моны аңлаучылар күп булмый. “Миннән көлүчеләр күп булды. Юләр дип әйтүчеләр дә булды. Авыл хакимиятеннән килеп, язуны алып ташлауны да сорадылар”, ди Луиза ханым.

Әмма берникадәр вакыт үтеп, Шәмсетдиновлар йорты төзелеп беткәннән һәм бу урамда тагын берничә йорт үсеп чыкканнан соң, рәсми даирәләр урам исемен танырга мәҗбүр булалар. Сайлаулар алдыннан урам исеме рәсми теркәлә. Анда яшәүчеләрнең паспортларына да бу исем языла.

Кучем ханның исемен шулай таныту белән генә тынычланмый Луиза ханым. “Кучем ханның сөекле хатыны Сүзгенең дә исемен тергезергә кирәк”, ди ул. Өлкә хакимиятенә ул оешмасы исеменнән Тубыл янындагы Сүзге исемен йөрткән тау янында тарихи билге һәм ханбикәнең сынын куюларын сорап, мөрәҗәгать яза. “Безнең үтенечебезне кире какмадылар, әмма тиз генә хәл итәргә дә ашыкмадылар. Хәзер без өлкә думасыннан җавап көтәбез”, ди Луиза ханым.

Тынгысыз йөрәкле ханым Себер ханлыгының башкаласын – Искерны тарихи мемориаль итеп булса да тергезү теләге белән яна башлый. Шәһәр булган җирне саклап калу өчен, аны арендага сорый. Һәм 2008 елның 1 апрелендә, Искер шәһәре булган җирнең бер өлеше “Мирас” оешмасына арендага бирелә. Бу урынга “Монда Искер шәһәре булган” дип язылган истәлекле билге куела.


“Искер-җыен” фестивале әлеге билге янында дога уку белән башланып китте. Аннан соң тантана аланлыкта эшләп куелган сәхнә янына күчте. Дини көй астында мөселманча киенгән егетләр һәм кызлар сәхнәгә күтәрелделәр һәм шигырьләр укыдылар. Бу тамашадан соң җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова язган сценарий буенча, Тубыл сәнгатькәрләре башкаруында, Кучум хан һәм Сүзге ханбикә турында сәхнә күренеше башланды.

Күренештән соң сәхнәгә авыл мулласы Ибраһим хәзрәт күтәрелде. Ул халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, дога укып, хәер-фатиха бирде. Аннан соң өлкә, шәһәр һәм район хакимиятләре вәкилләре, оештыручылар, кайбер иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларның чыгышлары булды. Алар халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, мондый чараның киләчәктә дә оештырылып торуын теләделәр.

Тәбрикләүләрдән соң фестивальнең конкурс өлеше башланды. Тубыл, Төмән, Омски, Ялутор шәһәрләреннән һәм якын-тирә авыллардан килгән сәнгатькәрләр ярышып, җыр-биюдә көчләрен сынадылар, үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр.

Өстән вакыт-вакыт яңгыр явып, тавыш көчәйткеч җайланмалар көйсезләнеп торса да, бәйге туктамады, чыгышлар дәвам итте, халык таралмады. Барсының да бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, туганнарча якын карашлары көнне яктыртып һәм җылытып тора иде кебек.

Конкурс белән бер үк вакытта аланның икенче ягында ат чабышы, кул көрәше, төйдереп бию кебек милли уеннар барды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Урман кырыенда, үзбәкчә казып эшләнгән мичләрдә, тәмле пылау, солдат мичендә балык шулпасы пеште, хуш исле чәй кайнады. Аш-су фестивальгә килгән барлык кешегә дә җитәрлек булды.

Конкурста да, гадәттәгечә җиңүчеләр билгеләнде, дипломнар, рәхмәт хатлары, видеокамера, тузан суырткыч, микродулкынлы мич кебек кыйммәтле һәм төрле истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан фестивальгә карата фикерләрен бердерүчеләр дә булды. Күпләр “Чара яхшы үтте. Аны киләчәктә дә оештырырга кирәк”, диделәр. Төмәндә яшәсә дә, оештыру эшләрендә актив катнашкан Әнәс Гаитов та, “Искер-җыен” фестивале уңышлы үтте дип саный. “Хыялыбызда гына булган чара уңышлы үтәр дип, һич тә ышанмадым. Шөкер, бар да яхшы булды”, ди ул.

Татарстан галиме, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та мондый чараларны үткәрергә кирәк, дип саный. “Бу җирне саклап калу өчен, аны тарихи мемориальгә, сәяхәтчеләрне кызыксындырырлык объектка әйләндерергә кирәк. Моның өчен Искер шәһәренең калдыкларын табарга һәм төзекләндерү эшләре алып барырга кирәк”, ди Дамир Исхаков.

Себер татарлары тарихын өйрәнүче галимә, язучы Фәүзия Бәйрәмова да мондый фестивальләрнең әһәмияте тарихи дөреслекне тергезүдә, халыкның үзаңын үстерүдә әйтеп бетергесез, ди.


Дамир әфәндене дә, Фәүзия ханымны да, җыенда катнашкан башкаларны да борчыган тагын бер проблема турында әйтергә кирәк. Хәзерге вакытта Искер шәһәре булган урында христиан зираты барлыкка килгән һәм анда бүгенге көндә дә мәрхүмнәрне җирләү бара.

Бу проблемалар Искер шәһәре җирен саклап калу, аны мемориаль комплекска әйләндерү кебек сораулар фестиваль кысаларында оештырылган түгәрәк өстәлдә дә куелды. Татарстан һәм Тубыл галимнәре, фестиваль кунаклары, җирле зыялылар, музей хезмәткәрләре, кайбер иҗтимагый оешмалар вәкилләре бу турыда өч сәгатькә якын сөйләшүләр алып бардылар. Төрле фикерләр әйтелде, кайбер ризасызлыклар да белдерелде.

Тубыл галиме Игорь Белич Искер шәһәренең урыны төгәл билгеләнмәгән булуы турында бәян итте. “Шәһәрнең билге куелган урыннан берничә чакрым ераклыкта урнашкан булуы да ихтимал”, диде. Урынны төгәл билгеләү өчен археологик эзләнүләр зарурлыгына басым ясады.

Тарихи эзләнүләр кирәклеген Себер татарлары тарихын өйрәнүче Владимир Ярков һәм яшь аспирант Зәйтүнә Тычинских та ассызыклады. Алар да Искер мемориалын булдырырга, аны туристик объектка әйләндерергә кирәк диделәр.

Әйтелгән тәкъдимнәрнең барсы да “Түгәрәк өстәл”нең резолюциясенә кертелде. Аларны рәсми даирәләргә җиткерергә дигән карар кабул ителде.
XS
SM
MD
LG