Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-2008: нахакларга исегез китмәсен


Виктор Геращенко Ходорковскийны утырту турында дәлилләр китергән
Виктор Геращенко Ходорковскийны утырту турында дәлилләр китергән

Җәй көне сәяси һәм иҗтимагый тормыш туктап кала һәм халык кызына, яисә бакчада казына дип санала. Әмма алай да кечкенә генә булса да төрле вакыйгалар булгалап тора.

Миңтимергә килешкән сүзләр Мортазага ярап бетми

Җәй көне сәяси һәм иҗтимагый тормыш туктап кала һәм халык су буендагы комлыкларда, кояшта кызына яисә бакчада, кырларда бәрәңге, чөгендер утый дип санала. Әмма Татарстанда һәм гомумән дөньяда хәзергә җәйге ял башланмады. Әнә, сигез президент Япониягә җыелып, нәрсәдер турында сөйләштеләр.

Русиянең яңа президенты иң зур илләрнең башлыклары белән очрашып, алар белән бертигез дәрәҗәдә йөрүен исбатлады. Бу атнада Татарстан матбугаттагы иң кызык рәсем хөкүмәт гәзитенең беренче битендә басылды. Гадәттә кара хәрефләр белән чыга торган гәзитнең беренче битендә ямь-яшел чирәм, кап-кара туфрак һәм шул туфракка ике матур костюмле кеше агач утыртып маташа. Баксаң, ул Төркмәнстан мәркәзе Ашгабадта Дуслык агачын Дмитрий Медведев һәм Миңтимер Шәймиев утырталар икән.

Әле генә "Төбәк башлыкларын сайлатырга кирәк” дип тавыш күтәргән Шәймиев белән бергә федераль үзәкнең беренче кешесе, урыс патшаларының хәзерге дәвамчысы Медведев үзе агач утыртып йөри. Шул ук Ашгабадта Шәймиев барыбер “Губернатор-президентларны сайлау заманнары җитәр, җирле парламентларны Мәскәүдән куып тарату ярамый” дип әйтә.

Димәк, Медведев Татарстан президентына мондый наянлыкларны рөхсәт итә. Шунысы да кызык, Башкортстан президенты да күршесенең фикерен җөпләп, “Әйе шул, сайлатырга кирәк, мәскәүләр дөрес эшләми” дигән аваз салган иде, аңа бармак янаганнар. Янәсе, Шәймиевкә килешкән сүзләр сиңа ярап бетми, авызыңны ипләп ач, бик озак утырасың анда, дигәннәр. Бу инде рәсми булмаган чыганаклардан.

ЮКОСны кем юк иткән?

Рәсми чыганакларда да шаккатырлык әйберләр күренгәли. Һич чигенми торган, бирешми торган куәтле структуралар бар. Әнә, Ходорковскийның төрмәдә утыру вакыты яртысына җиткәч, аңа тагын бер җинаять эше элеп маташалар.

“Новая газета”ның 49нче санында шаккатыргыч мәкалә бар. “Алар ЮКОСны юк иттеләр” дип атала ул. Элекке Милли банк җитәкчесе, КГБ генералы Виктор Геращенко Сечин, Шувалов, Шаталов, Путиннарның ничек итеп Ходорковскийны махсус бәйләнеп утыртып куюлары турында фаш иткеч дәлилләр китергән.

Менә аңла бу заманны. Үзе генерал, үзе банкир, үзе шундый олы кешеләргә каршы дәлилләр китерә. Имештер, Путин ЮКОСны кармактан ычкындырырга сүз биргән. Шуңа җавап итеп, Канаданың элекке премьеры "Җиделек" илләре башлыклары белән Рәсәйне дә алып "Сигезлек"кә әйләндерергә булган. Һәм эшләгән дә. Шулай булмаса, Медведев Япониягә барып йөрмәс иде. Ә Ходорковский утыра. Шул ук Япония ягында, Иркутски төрмәсендә. Менә шөгыльлән сәясәт белән.

Татарстан җитәкчеләре сәясәт белән әлләни мавыкмый, бәяләрне билгели

Көн саен капремонт һәм юл төзү турында кайнар киңәшмәләр үткәрәләр. Миңтимер Шәймиев Аксубайда икмәк урагына уңыш җыюга керешүгә әзерлек җыелышын үткәрде. Вагыйзь Минһаҗев үзенең матур йортларын гына төзеп калмый, дистәләрчә яңа малчылык комплекслары да салдырган. Хәтта, чит илдән 10 миллион тәнкәгә сыер сава торган робот кайтарткан.

Шундый бер көянтәле урындыкка охшаган нәрсә сыерның имчәгенә 4 тишекле бер әкәмәт китереп тери дә, робот сөт сава башлый. Ничә данә кайтартканнардыр ул аппаратны, һәрхәлдә, бөтенләй үк бөтен савычыларны да алмаштырмас. Тик барыбер авыл хатыннары пошаманга төште. Инде хәзер ашамлыкны әзер килеш кибеттән алсаң, сыерны робот сауса, балалар яследә, ул иргә ничек ярап бетәрсең?

Ярый, монысы елмаю булсын, ди. Ә менә Шәймиевнең Аксубайда сөт бәясен игълан итүе бик күпләрне дулкынландырды. Җәй җиткәч, сөтнең бәяен очсызлатып, мал асраучылар банкротка чыга башлый. Суның бер шешәсе 10 тәнкә, ә сөтнеке – 5-6 сумга калса, нишләрсең? Шәймиев сөтне авылда сатып алу бәясе иң кимендә 8 сум булырга тиеш, диде. Әгәр дә берәрсе шуннан да очсызрак бәягә сатып алса, президентка телеграмма сугыгыз. Шәймиев төгәлләп әйтте, Татарстан президентына, дип.

Шулай итеп, дәүләт эшләрендә һәрвакыт хәл катлаулы, Мәскәүдә Дәүләт Думасында булган сөйләшүләрдән соң шунысы аңлашылган. Уку стандартларындагы милли компонент турында киңәшер өчен көз көне Казанда да киңәшмә булачак. Әмма Разил Вәлиев әйтмешли, “артка таба тәгәрмәч авыр әйләнә”. Чөнки канун ике палатада расланган, президент тарафыннан имзаланган, вәссәләм. Хилаф эшләрне төзәтү бик кыен шул.

Җинаятьләр...

Кайвакытта бөтенләй төзәтеп тә булмый. Әйтик, сөяркәсенә ярыйм дип, бер хатын ике баласын ваннага батырып үтергән иде. Бу атнада мәхкәмә хәл иткәнчә, җинаятьче 17 ел төрмәдә утырса да, балаларны кайтарып булмый.

Буа районындагы салым инспекциясе хезмәткәре Шакирова да ришвәт каерганы өчен каты хөкем карары алды. Эш урыннары белән явыз кулланган тагын берничә чиновник төрмәгә утыртылды.

10 ел элек “Казан” рестораны директоры Илсур Иразетдинов үзенең фатир ишеге төбендә үтерелгән иде. Хәзер ачыкланды - Иразетдиновны "Жилплощадка" атаманы Хәйдар ресторанны аның кулына бирмәгәне өчен үзенең киллерын җибәреп аттырган. Хәзер инде Илсур дә юк, Хәйдар да юк, киллерның үзен дә атканнар. Җинаять эше хәзер ачыкланып, бу атнада яңадан ябылды.

XS
SM
MD
LG