Татарстанның хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шафигуллин, хөкүмәттә үткән утырышта Татарстан икътисадына 60 меңләп чит ил белгеченең җитмәве турында әйтте. Моны ул, сәнәгатьнең үсүе һәм хезмәт базарында кайбер төр белгечләрең җитмәве белән аңлатты.
2008 елда Татарстандагы эш бирүчеләрдән 41 мең кешегә ихтыяҗ белдерелгән, аларның күбесе – БДБ илләреннән, 12 меңнән артыгы – ерак чит илләрдән чакырылган. Киләсе елда мигрант эшчеләр күбрәк кирәк булачак, рәсми саннарга караганда, мигрантларга 60 мең эш урыны тәкъдим ителә. Эш бирүчеләр 43 меңнән артык хезмәткәрне визасыз илләрдән, 16,5 мең белгечне ерак чит илләрдән килүен теләр иде. Хезмәт һәм мәшгульлек министры хәбәр иткәнчә, читтән чакыруның сәбәбе - Татарстанда сәнәгать оешмаларында эшли алырлык урта махсус белемле белгечләрнең булмавы.