Accessibility links

Мөхәммәтшин: Бабай, докажи!


Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада телләр үстерү программасында гаиләгә кагылган өлеш тә булырга тиеш дип белдерә.

Мөхәммәтшиннарның үз гаиләсендә татар теленең хәле ничек соң? Оныклары бабасы белән кайсы телдә сөйләшә?
“Өлкән Мөхәммәтшиннардан әни генә калды. Ул адәм рәтле урысча да белми, татарча гына сөйләшә инде. Без өйдә үзебез татарча сөйләшергә тырышабыз. Ансы минем тарафтан күбрәк. Хатын урысчага күчкәли. Менә минем 4 оныгым бар. Кыз балалар бөтенесе. Дүртесе дә татарча белеп, сөйләшеп өйрәнделәр. Балалар бакчасына киткәч урысчага күчәләр. Миңа урысча җавап бирәләр. “Бабай, ты куда? Бабай, зачем? Бабай, докажи”,- ди миңа. Гаиләдән тора. Аның гаиләдән торган икәнен бөтенебез беләбез”, ди Фәрит Мөхәммәтшин. Шуңа күрә, Татарстанда телләрне үстерү программасының яңартылганында бу эшне гаиләгә дә йөкләргә уйлыйлар. Дәүләт шурасы рәисе фикеренчә, туган телне саклау гаилә, ата-ана бурычы да булу моңа кадәр халыкка нишләптер җиткерелмәгән.
“Бу программаның яңа бер аерым бүлеген карарга исәплибез. Сез ишеткән булсагыз, президент бер ягы белән миңа да йөкләде. Мин аны тәнкыйть кебек тә кабул иттем. Дөрес тә ул. Менә шул якларын көчәйтергә уйлыйбыз. Көчәйтергә! Күпме генә акча куйсак та, сыйныф җитәкчесенә өстәсәк тә, татар теле укытучысына аерым акча түли башласак, өйгә кайтып икенче тел белән сөйләшсә, урысча, яки башка телдә, бөтен булган керемнәр-чыгымнар юкка бетәләр. Без куйган максатны бурычны үти алмыйбыз. Менә шуны халыкка җиткерергә иде”, ди Мөхәммәтшин. Әмма дәүләт шурасы рәисе ничек итеп халыкка җиткерү юлларын тәгаенләмәде.
Кайберәүләр, телләр үстерү программасының бу гаиләгә юнәлгән яңа юнәлеше “Иң яхшы татарча белгән гаилә”, “Оныкларын татарча сөйләштерә алган әби-бабай” кебек елга бер тапкыр гына үткәрелә торган чарага әйләнеп калмас микән дип шөбһәләнә. Ник дигәндә, мисал өчен, Казанда татар теленә багышланган чаралар үткәрелә. Әмма, алар көткән нәтиҗә бирми. Казан техник университеты (КАИ) студенты Наил Нәбиуллин метрода билет сатучы татарча җавап бирмәгән өчен аны мәхкәмәгә бирергә җыенуы турында белдерде инде. Кибетләрдә татар теле айлыгы үткәреп кенә, сатучылар көн дә теттереп татарча сөйләшә башламый шул.
Татарстанда ике тел дә-татар һәм урыс теле дә дәүләт дәрәҗәсендә булса да, татар теле урамда да, төрле оешмаларда да, ресторан-кафеларда да, транспорт, кибеттә дә һәм башка җәмәгать урыннарында ишетелми диярлек. Ике телдәге элмә такталар да күзгә күренеп артмый. Шулай булгач, урамда татар теленең абруен бөтенләй диярлек тоймаган онык, өйгә кайтып кына татарча сөйләшеп, ана телен саклаучы варис булырмы? Һәм бу бәләдән гаилә генә коткарып калырмы?
Мәгълүм, июнь ахырында булган утырыш вакытында дәүләт шурасы Татарстанда телләр үстерү программасының үтәлешен тикшереп, аны яңарту өчен хөкүмәткә кире кайтарган иде. Өстәмәләр кертелеп 1 үктәбергә кадәр ул дәүләт шурасына тапшырылырга тиеш.
Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дүшәмбе көнне журналистлар алдында парламентның ярты еллык эшенә хисап тотканда әлеге яңартылачак программа турында да әйтеп узды.
XS
SM
MD
LG