Германия тышкы эшләр министры Грузия белән Абхазия арасындагы низагта арадашчы булырга җыена. Илнең тышкы эшләр министры Франк Валтер Штанмаер пәнҗешәмбе көнне Тифлис, Сухум һәм Мәскәүгә сәфәрен башлый. Грузия-Абхазия арасында каршылык Абхазиядә булган шартлаулардан соң тагын да тирәнәеп китте. Сухум бу шартлауларны оештыруда Тифлисны гаепләгән иде.