Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда табылган сөякләр Романовларныкы була ала


Русия прокуратурасының тишкерү комитеты вәкилләре Екатеринбур янында табылган кеше җәсадлары патша гаиләсе әгъзаләренеке була ала, дип белдерде.

Комитет тараткан рәсми белдерү 3 белгечнең фикеренә нигезләнә. Анда тишкерү эшләре дәвам ителәчәк, дип әйтелә. Патша балалары Алексей һәм Мариянеке дип фаразланган сөякләр үткән елда табылган булган. 1991 елда аннан ерак түгел бер урында, атып үтерелгән патша гаиләсенең һәм алар тирәсендәге кешеләрнең, барлыгы 9 кешенең җәсадлары табылды
XS
SM
MD
LG