Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман булмаганнарга зиратта урын юк


Кыргызстанда мөселман булмаганнарны күмү проблема булып кала. Җирле халык аларны мөселман зиратына күмдерүгә каршы килә. Җитәкчеләр бу эшкә катнашырга теләми.

Мөселман дәүләте буларак билгеле Кыргызстанда 80нән артык халык төркемнәре яши һәм алар арасында төрле динне тотучылар, табынучылар да шактый. Нәкъ менә шуларны мөселман зиратында күмүгә җирле халык ризасызлык белдерә.

Шуңа мисал булып Кыргызстанның Нарын вилаятенең Куланак авылында 14 яшьлек малайны җирләүне китереп була. Бу гаилә Исламнан баптистка күчкән булган. Һәм аны күмү зур бер проблемага әйләде ди, Норвегиядә урнашкан - 18 диннең иреклеген күзәтә торган “Форум-18” дигән халыкара оешма җитәкчесе Феликс Корли:

“Баптист Исаковлар галәсендә 19 майда 14 яшьлек малай үлде. Ләкин аны үз туган авылында Куланакта җирләүгә җирле халык каршы булган. Нәтиҗәдә малайны 40 чакрым ераклыктагы Ак-Кыяда җирлиләр. Бу Кыргызстанда башка конфессия вәкилләре дә күмелә торган урын”, ди ул.

Ә Нарын вилаятендәге прокурор Каныбәк Калбаев, бу низаг җир мәсьәләсе сәбәпле килеп чыкты, ди.

“Баптистлар сүзләренә караганда, алар җирле төбәк хакимиятеннән урын алганнар. Ләкин җирле халык ул авыл хуҗалыгы өчен бүленгән җир һәм ул экологик проблема тудырачак”, дип белдерде Калбаев.

Ә дин эшләре дәүләт оешмасы җитәкчесе Каныбәк Усманалиев, мондый шау-шу Куланакта инде булганы бар һәм бу әлеге җирлеккә хас проблема гына, дип әйтте.

Ләкин Корли әйтүенчә, дәүләт оешмалары җитәкчеләренең әлеге мәсьәләдә бәхәскә керәселәре килми.

“Кыргызтстанда башка диннәргә күчкән кыргызлар яки үзбәкләр бар. Ләкин хөкүмәтнең алар проблемасын хәл итәсе килми бугай. Әлеге урыннар мөселманнарга бүленгәнлектән, үлгән кешеләрне күмү дә мөселманнар кулында”, ди ул.

Иегова дин төркеменә керүчеләр кемнедер күмәр алдыннан алар җирле хакимият белән килешергә тиеш, диләр. Ләкин һәрбер кеше үлгән саен сөйләшүләр уздыру озак вакыт таләп итә.

Ә Баһаиның бер вәкиле әйтүенчә, аларны мөселман дин әһеле күмә. Һәм алар моңа канәгать түгел. Әмма башка чара булмаганлыктан моңа ризалаша.

Дин эшләре дәүләт оешмасы бу ай башында әлеге мәсьәләне хәл итү өчен киңәшмә җыйды. Ләкин “Форум-18” дип аталган берләшмә әйтүенчә, анда проблеманы чишү юллары табылмаган.
XS
SM
MD
LG