Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү: Германиянең Абхазия планы "үтә файдалы"


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Германянең Абхазия низагын чишү планына карата тәнкыйтен йомшартты.

Мәскәүдә Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер белән очрашудан соң Лавров Берлинның тәкъдиме "комромисслар һәм кризистан чыгу юлларын эзләүдә үтә файдалы" дип белдерде.

Элегрәк Лавров Грузия белән аннан аерылырга теләүче Абхазия арасындагы низагны чишү максатындагы Германия тәкъдимен дөрес юнәлештәге адым дип атау белән бергә, качакларны кире кайтару тәкъдиме тормышка ашарлык түгел дигән иде.

XS
SM
MD
LG