Accessibility links

Кайнар хәбәр

Браун Гыйрактагы гаскәрләрен киметергә тели


Британия премьер-министры Гордон Браун Гыйрактагы британ гаскәрләре санын киметергә теләвен әйтсә дә, гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләүдән баш тартты.

Браун шимбә алдан игълан итмичә Багдадка килеп Гыйрак җитәкчеләре белән очрашты.

Узган октябрьдә Британия Гыйрактагы хәрбиләре санын 5 меңнән 4 меңгә калдырды.

Әмма март аенда Гыйрак хөкүмәте Басрадагы шыгый сугышчыларга каршы хәрби чаралар башлагач, британ хәрбиләрен 2500-гә калдыру планы гамәлгә ашырылмады.

XS
SM
MD
LG