Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат атом сөйләшүләрендәге Иранның баш вәкиле Сәит Җәлили белән Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы баш вәкиле Һавьер Солана арасында Женевада үткән сөйләшүләрне алга таба адым дип бәяләде.
Солана шимбә көнне үткән сөйләшүләрне конструктив әмма җитәрлек түгел дип атады.
Аның әйтүенчә, халыкара җәмәгатчелек Иранны уран баетудан тыелырга күндерү максатындагы кызыксындыру тәкъдимнәренә әле дә Тәһраннан җавап алырга тели.
Женева очрашуында шулай ук Кытай, Русия, Франция, Британия, Германия һәм беренче тапкыр АКШ вәкиле дә катнашты.