Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгат Галиуллинга 70 яшь


Галим КДУда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын оештыручы да.

Тәлгат Галиуллинны Алабуга педагогия институтын яңа биеклеккә күтәргән һәм Чаллы дәүләт педагогика институтын оештырган җитәкче буларак та яхшы беләләр.
“Ул-әдәбиятның үсеш тенденцияләрен аналитик билгеләп баручы галим. Әдәбият гыйлемендә тәнкыйть һәм фән тарихы мөмкинлекләрен бергә файдаланып, тоташтырып, әдәби–иҗат портретлары тудыруга нигез салучыларның берсе. «Еллар юлга чакыра», «Безнең заман-үзе җыр», «Шагыйрьләр һәм шигырьләр», «Дәвамлылык», «Илһам чишмәләре», «Гомер учагы» китаплары нәкъ менә шушы яктан кызыклы, һәм фәнни, һәм әдәби кыйммәткә ия”, ди Тататарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе галимә Дания Заһидуллина.
Заһидуллина әйтүенчә, галим, беренчедән, фәнгә әдәбият тарихын яңача өйрәнү концепциясе алып килә. Үзенең тикшеренүләрендә озак еллар дәвам иткән һәм ХХ йөз башы белән 1917 елдан соңгы әдәбият арасында бернинди уртаклык юк, дигән караш белән килешмәвен белдерә. Икенчедән, сәясәт басымы әдәбиятны «заманның шәүләсе, колы» дәрәҗәсенә төшерә. Аның күтәрелеше исә теге яки бу халык әдәбиятында талантлар, олы әдипләр булу белән бәйле. Шуңа да әдәбият тарихын өйрәнү бәя бирүдән башка була алмый, юкса төрле дәрәҗәдәге, төрле мөмкинлекләргә ия язучылар бер калыпка салыначак, дигән фикердә Галиуллин.
Өченчедән, галим моңа кадәр әдәбият белемендә тискәре бәяләнеп килгән, ләкин күп кенә әдипләр иҗатына зур йогынты ясаган дини-мифологик катламның, модернистик һәм шәкли эзләнүләрнең махсус тикшеренүләр объекты булырга тиешлеген дәлилли. Шуның белән бергә, автор «социалистик реализм» кебек зур күренешне соңгы вакытта уйдырма дип атауга да каршы чыга. Шулай итеп, әдәбиятны бөтенлектә, төрлелектә, тулылыкта өйрәнү кирәклеге көн тәртибенә куела.
Язучы буларак, Тәлгат Галиуллин татар әдәбиятына кыю истәлекләре («Замана балалары», «Дәгъва» китаплары), тормышның бер мизгеленә сатирик-тәнкыйди күзлектән карап уйланырга мәҗбүр иткән хикәяләре белән килеп керде. Ярым публицистик, ярым әдәби повестьлар авторның үзе күргәннәрне–кичергәннәрне бәян итүе кебек язылып, совет чорына, халык белән идарә итүчеләрнең эш алымнарына, кешеләр арасында урнашкан гайре табигый мөнәсәбәтләргә сатирик бәя бирүе белән үзенчәлекле.
1999 елны галим үзен тагын бер жанрда сынап карый – «Гомер тәлгәшләре» дип аталган автобиографик повесть яза: әйтерсең, укучыны «истәлекләр урамына» чакыра, хатирәләр, язмыш тыгыз аралаштырган шәхесләр хакында сөйләп, үз дөньясы – үз рух сандыгын ачарга тели.
Язучы бүгенге яшәешне сурәтләгән, заманның төп чирләрен, халыкны яшәткән ышаныч-өметләрен тасвирлаган «Сәет Сакманов» дип исемләнгән трилогиясе тупланган романнары - «Тәүбә» белән «Элмәк», «Төнге юллар»да бергә килеп төенләнә.
Тәлгат Галиуллин 1938 елның 22 июлендә Татарстанның Норлат районы Кычытканлы авылында туа.
XS
SM
MD
LG