Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Карадҗичның тотылуын хуплый


Европа Берлеге рәсмиләре элекке Босния серблары җитәкчесе Радован Карадҗичның кулга алынуын хуплый.

Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануель Барросо Берлекнең тышкы эшләр министрларына бу кулга алу яңа Сербия хөкүмәтенең БМО сугыш җинаятьләре мәхкамәсе белән тулысынча хезмәттәшлек итүен раслый диде.

Барросо шулай ук бу кулга алу Сербиянең Берлек белән мөнәсәбәтләре өчен дә бик файдалы диде.

Берлекнең тышкы мәсьәләләр өчен җаваплы баш вәкиле Һавьер Солана кулга алу яңа Сербия хөкүмәтенең БМО мәхкамәсе белән хезмәттәшлек теләген күрсәтә диде.

Шул ук вакытта Солана Босния сербларының элекке хәрби җитәкчесе, Караджичның иң якын беректәше Ратко Младичны тоту өчен күбрәк тырышырга чакырды.

XS
SM
MD
LG