Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасында Русия һәм Грузия каршылыгы


БМО Иминлек Шурасында Русия белән Грузия арасында бәхәс чыкты.

Грузия илчесе Иракли Аласания шураның ябык ишекләр артындагы утырышыннан соң Шурадагы күпчелек әгъзалар Грузиянең бербөтенлеген яклап Русиянең Грузия һава киңлекләрен бозуын хөкем итеп чыкты диде.

Утырыш Русия хәрби очкычларының 8 июльдә Грузия һава киңлекләренә керүен хөкем итүне теләүче Грузия мөрәҗәгате нигезендә үткәрелде.

Утырыш алдыннан Русия илчесе Виталий Чуркин Грузия провокатив гамәлләрен туктатырган тиеш диде һәм Абхазия белән Көньяк Осетиядәге Мәскәү яклаган сепаратист көчләр белән киеренкелекне бетерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG