Босния сербларының кулга алынган элекке җитәкчесе Радован Карадҗичның адвокаты Карадҗичны Һааг мәхкамәсенә тапшыру карарын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
Хакимиятләр әйтүенчә, 13 ел буе эзләнгән Карадҗич Белградта ялган документлар нигезендә альтернатив медицина табибы булып эшләп килгән һәм дүшәмбе кичендә кулга алынган.
Көнбатыш җитәкчеләре 1992-1995 еллардагы Босния сугышы вакытында сугыш җинаятьләре һәм геноцид кылуда гаепләнүче Карадҗичның тотылуын хуплады.
Алар шулай ук ул чорда Босния сербларының хәрби җитәкчесе булган Ратко Младичны да тизрәк кулга алырга чакырды.