Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосусыйлаштырылган архитектура һәйкәле турында китап кызыксыну уятты


Ул Акчуриннар төзеткән Җәмигъ мәчет бинасын халыкка кайтарып бирү буенча 20 еллык тырышлыкларын күрсәтүче документлардан төзелгән.

Яшь галим һәм язучы Нурулла Гариф Казаннан килгән иде. Шәһәр белән танышып йөргәндә аның игътибарын тирә-ягы чүп-чар белән тулган ташландык хәлдәге борынгы бина җәлеп итте. Аның архитектура һәйкәле булып танылган мәчет бинасы икәнлеге кунакны бөтенләй аптыратты: “Ничек мондый җинаятькә юл куйдыгыз”, кебегрәк шелтәле сүз дә ычкындырды.

Юк, “Туган тел” оешмасы мондый шелтәне кабул итми, 1988 елдан бирле бу мәчет бинасын халыкка кайтаруны таләп итеп язылган хат-мөрәҗәгатьләр шактый, дидек.

Шуннан соң ул элек тә төрле даирәдәге түрәләргә җибәрелгән “Архитектура һәйкәлен – шәхси милеккә” дигән язманы һәм документлар тупланмасын алып киткән иде. Аларны туплап, “Мәчетләребездә дә милләт язмышы” исемле китап итеп чыгарган. Кереш сүз сыйфатында кулланылган язмада фабрикант Акчуриннар төзеткән мәчет һәм башка дин кардәшләребез бүләк иткән биналарда эшләгән, тирә-якта дан тоткан мәдрәсә комплексы, аның тарихы, “җепшеклек” чорыннан, ягъни 1986 елдан бирле төрле инстанцияләргә халык милкен хуҗасына кайтарып бирүне таләп иткән хат-мөрәҗәгатьләр тупланмасы бирелгән. Эчтәлеге – шул ук. Адресатлар арасында кемнәр генә юк! Өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге, депутатлар, федераль округ һәм Мәскәү даирәләрендәге түрәләр, Ульян һәм Мәскәү прокуратуралары...

Шулай ук бу хатларга җавапларга да зур урын бирелгән. Тик җаваплар, кем әйтмешли, “эт – эткә, эт – койрыкка” кебегрәк килеп чыга. Кайберәүләре башка мәчетләрнең кайтарылганын искә төшерү белән чикләнә, арада “сезнең хатта китерелгән фактлар расланмады” кебегрәк отпискалар да бар. Мәскәү, Нижгар, шулай ук Ульян түрәләренең җавапларын чагыштырсаң, барысы да бер үк бүлмәдә язылгандай кабул ителә.

Китапта шулай ук дини биналарны кайтарып бирү буенча хакимиятнең тырышлыклары турындагы җаваплар да урын алган. Аеруча игътибарга лаеклысы - Русия хөкүмәте карары. 1994 елның 6 маенда Виктор Черномырдин кул куйган 466-нчы карар. Анда төрле-төрле диннәрнең иң мөһим храмнарын кайтарып бирү генә түгел - аларны торгызу өчен дә байтак акча бирү дә каралган. Шул исәптән 4 иң мөһим мәчетне аякка бастыру өчен - 2 миллирад сум. Бу акча 4 мәчеткә бирелергә тиеш булган: Рәзән өлкәсенең Касыйм шәһәре мәчете, Оренбурның Парковая урамындагы мәчете, Казанның Мәрҗәни мәчете һәм Ульян каласының Федерация урамындагы мәчеткә. Казан, Оренбур, Касыймнарда 500әр миллион ничек тотылгандыр - безгә караңгы.

Ә менә Ульян каласында бу турыда сүз дә ишетелмәде. Һәм ишетелми дә. Татар җәмәгатьчелеге арасында нәкъ шул бүләк итеп бирелгән 500 миллион архитектура һәйкәлен харап иткәндер дә дигән фикер киң таралган. Мәскәү акча бирмәгән булса, бу архитектура һәйкәлен кайтарырлар да бирерләр иде, диләр. Иске бина булса да – таш мәчет! Башка мәчетләрне торгызган кебек үк, аны да сафка бастырып булыр иде.

Ә бу очракта ярыйсы гына күләмдәге акчага “мохтаҗлар” да табылгандыр, ягъни үзара бүлешкәннәрдер. Бу җәһәттән, ул вакыттагы өлкә мөфтие Әюп Дебердеевның шул архитектура һәйкәлен кирәксенмәве “сәбәпләре” дә шомландырырлык. Әйтик, “Бу иске бина җимерүгә генә лаек. Бездә болай да мәчетләр җитәрлек. Аны торгызырга акча юк. Акча җыеп китерегез, иртәгә үк ремонт башлыйбыз. Без аны алсак, саклау оештыра алмабыз: кирпечләрне урлап ташып бетерерләр”, дигән “сәбәпләр”.

Мондый “кирәкми”ләрне өлкәнең барча мөселманнары җитәкчесе авызыннан яңгыравын аек акыл белән аңлау кыен инде.

Тагын аңлашылмаган нәрсә. Бу мәчет бинасы белән янәшә элек хәлфәләр яшәгән һәм уку бүлмәләре булган булган 35-нче һәм 37-нче йортларда Хәтер такталары бар. Ә архитектура һәйкәле дип танылган бинага мондый такта хәрам булып чыкты. Хәтта “Ленин Ватаны” дигән тарихи хәтер тыюлыгы башлыгы Александр Зубов бик теләсә дә, мэрия моңа рөхсәт бирмәде.

Китап әлеге мәчеткә кагылышлы шундыйрак мәгънәдәге документлардан тора. Әлбәттә, мөфти Әюп хәзрәтләре таләп итсә, мәчет бинасын әллә кайчан кайтарып биргән булырлар иде. “Храмовые здания не подлежат приватизации” дигән тәгъбир генә дә мондый вәхшилеккә юл куймас иде.

Димәк, төп сәбәп мөфтидә булган. Аның башка кыңгыр гамәлләре турында күренекле малтабар һәм дин әһеле Илгиз Насыйбуллов байтак мәгълүмәт туплаган. Мөфтигә карата берничә җинаять эше дә ачып караган. Хакимият бүләк итеп биргән техниканы шәхси милеккә әйләндерү, өлкә казнасы хисабына хаҗга баручылар төркемендә 20гә якын туган-тумачаларын кертү, мөселман балалары йорты, мәдрәсә, ялгыз татар әби-бабайларын карау йорты төзер өчен алынган җирне коттеджлар төзү өчен сату турындагы документлар да китапның байтак өлешен били.

Илгиз Насыйбуллов аның өстеннән берничә җинаять эше ачуга элгерде, ләкин алар ничек ачылса, тыныч кына ябыла бардылар. Бу капма-каршылыкның бердән-бер нәтиҗәсе - Әюп Дебердеевның мөфтилектән азат ителүе. Әюп Дебердеев турындагы документлар аның Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан Үзәк Диния назарәтенең баш казые итеп билгеләнүе турындагы фәрманы белән тәмамлана.

Әлбәттә, дин әһеле турында шундый язмаларны уку яки тыңлау – күңелсез гамәл. Тик нишлисең инде: “такова се ля ви”, диләр бит мондый очракларда.

Шулай да китапның файдасы да булыр кебек. Аның өлкә үзәгендә тарала башлавы белән үк, телевизор аша өлкә үзәге халкына “төрле яклап” мәгълүм шәхес Рафаил Нәҗметдинов үз чыгышында мәчетнең кайтарылачагына ышаныч белдерде. Шулай ук ел башында гына туган яңа оешма – өлкә мәдәният идарәсе каршындагы “Мәдәни мирасны саклау комитеты” җитәкчесе Шәрәфетдин Хаутиев мәчет язмышы турында мәгълүмәт туплый башлады. Ул - авар халкы вәкиле. “Без мөселманнар”, дип сөйләшә. Хәерлегә булсын, диясе генә кала.

Китапның үзенә кайтсак, шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Анда архитектура һәйкәленең 1898 елгы фоторәсеме, мәрхүм рәссам Искәндәр ага Гыйззәтуллинның шул мәчетле рәсеме һәм мәчетнең бүгенге хәлен күрсәтүче бина тирәсендәге чүплекләр фотосурәтләре дә бирелгән.
XS
SM
MD
LG